Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә “Традицион ислам айлыгы” дәвам итә

“Традицион ислам айлыгы” кысаларында районда беренче очрашу  Якты Тау авылында узды.

Авыл мәдәният йортындагы чарага иллеләп кеше килде. Авыл халкына  “Ислам – яшәү көче” темасына вәгазь  сөйләделәр, исламга багышланган  кинофильм күрсәттеләр һәм аның буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында  яктытаулылар  район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншиннарның чыгышларын тыңладылар. Чарада Чирмешән үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов, “Мөшбикә” мәчете имамы Рафаэль Сафин  да катнашты.

Авыл китапханәсендә айлык барышында  “Ислам нуры” исемле китап күргәзмәсе дә эшли, килгән кунаклар  аның белән дә таныштылар. 

Айлык дәвам итә. Мондый очрашу Иске Үтәмеш авылында да булды. Бу чара якын көннәрдә барлык татар авылларында да узачак.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев