Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар

Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла.

Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак.

-Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең “Нур” хәйрия фонды ярдәме белән  истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары - Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре, - ди Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 11 апрель көнне иртәнге 8гә Чирмешәннең үзәк мәчетендә көтәбез.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев