Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән коткаручылары Хач ману суында коенучыларны кайнар пирожкилар белән сыйлаганнар

Хач ману (Крещение) бәйрәме төнендә Чирмешәндә салкынлык 30 градуска кадәр үк җитте диярлек. Шулай да район үзәге янәшәсендәге Кече Чегодай авылы янында, елгада ачылган бәкедә 20дән күбрәк якташыбыз суда коенып чыгарга батырчылык иткән.

-Бәйрәмгә, купель янына алып килергә дип, үзәк ашханәдән 150 пирожки пешерттек. Монда дежур торган МЧС хезмәткәрләре – коткаручы егетләр аларны үзләренең кыр кухняларында җылытып, чәй кайнатып, коенучыларны сыйладылар, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Суда коенып чыгучылар җылынсын өчен биредә автобус та эшләп торган. Моңа кадәр Кече Чегодай авылы ир-егетләре  бәке ачып, анда бәйрәм йоласын үтәү өчен барысын да алдан көйләгәннәр. Дөрес, Светлана Сарыйм кызы әйтүенчә, быел суда коенучылар, былтыргыга караганда, азрак булган.

-18нән 19 гыйнварга каршы төндә су купельлары, бәкеләр Кече Чегодай, Ульяновка, Иске Элмәле, Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Иске Котыш, Шешминка авылларындагы су объектларында көйләнде. Әмма салкынлык белән бәйле, Ульяновка, Иске Элмәле авылларында суда коену йоласын уздырмаска булдылар. Мәйданчыкларның һәрберсендә МЧС коткаручылары, полиция, медицина хезмәткәрләре дежур торды, бәйрәмнәр һәр авылда оешкан төстә, бәла-казасыз үтте, - ди Чирмешәндәге 135 нче янгын-коткару часте начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Галимов.

Бәйрәм төнендә райондагы православ дин йортларында гыйбадәт кылу узды, чишмә сулары изгеләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X