Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә багышланган чара узды

Нигездә, Тукай районы һәм Чаллы шәһәре инвалид-спортчылары составындагы команда безгә, гарәп мәгърифәтчесе, сәяхәтче һәм язучы Ибн Фадлан тарихи маршруты буенча, Лениногорск аша килде.

Алар автомашиналарда, дөя һәм атларда хәрәкәт итәләр. Сәяхәтләре 21 май көнне Болгарда тәмамлана.

Мәгълүм булганча, Идел болгарлары хөкемдары Алмыш хан чакыруы буенча, Болгар дәүләтенә Багдаттан илче, сәркатиб Ибн Фадлан килә, мондагы халыкның тормышы, гореф-гадәтләре, көнкүреше, мәдәнияты белән кызыксына; илчеләр ислам дине турында мәгълүмат җиткерәләр. Ибн Фадлан  барысын да җентекләп язып бара. Бөек Болгар исламны үз теләге белән кабул иткән. Бүген инде бу вакыйгага 1100 ел.

... “Ибн Фадланның килүе” сәяхәтендә катнашучыларны район вәкилләре Кече Чегодай ягындагы стела янәшәсендә каршыладылар, шунда котлаулар ирештерделәр, бүләкләр алмаштылар, ипи-тоздан авыз иттеләр. Ибн Фадлан үрнәгендә, аның образында килгән кунак, баянчылар, җырчылар да шунда.

Аларны монда, соңрак район мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ильфат Шәйдуллин сәламләде, бу сәфәрне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

-Чирмешәндә уңган, кунакчыл халык яши. Сез республикага яхшы билгеле бик күп шәхесләр үстергәнсез, - диде инвалид-спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фонды рәисе Ракит Абделманов.

Бу чарада республиканың төрле төбәкләреннән кайткан якташлар да бар иде.

- Без туган районыбыз белән араны өзмибез, аралашып, кунакка йөрешеп яшибез,- диде илдә, республикада күренекле спортчы, Яр Чаллыда яшәүче Фәнис Нуретдинов.

Урам якта башланган чара район мәдәният йортында дәвам итте. Кунаклар һәм райондашлар әүвәл бәйрәмгә махсус әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Мөселман модасы өс, баш киемнәрен, ислам темасына ясалган картиналарны, хәләл ризыкларны, күп еллар элек басылган Коръән басмаларын караучылар күп булды. Аннан соң мәдәният йортының тамаша залында Идел буе Болгар дәүләтендә исламның ничек кабул ителүе тарихына тукталдылар, чыгышларда аның дәүләт үсешенә тәэсире хакында сөйләделәр, концертны тамаша кылдылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев