Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында бертуган Хәсәновлар мәчет төзетә

Урманасты Үтәмеш авылында өч ел элек мәчет төзи башладылар. Бертуган Хәсәновлар өлгертә аны. Быел мәчет манарасына ярымай да куйдылар.

-Менә, Әкрәм абый, берүзенңә ике мәчет булды, - дип дусларча шаяртып  алды әлеге бәйрәмгә шәһәрдән кайткан кунакларның берсе - имам вазифаларын алып баручы Әкрәм абый Исхаковка.

Әйе, ни кызганыч, кунакның сүзләрендә хаклык та бар шул. Даими 150 ләп кеше яшәүче, 80ләп хуҗалыклы авылның  1995 елда колхоз көче белән төзелгән җыйнак кына мәчетенә йөрердәй бабайлар берничә генә. Көне-көне белән Әкрәм абый намазда үзе генә була.

-Яңа мәчет берүземә түгел, йөзләрчә кешегә булсын. Монда яшьләребез дә тартылсын, Коръән укылсын, ишегенә йозак эленмәсен. Әле, шөкер, иске мәчетебездән азанны яңгыратып торабыз. Мин дә, кичләрен Айрат Манюров та әйтә. Гаетләргә иллеләп кеше җыела, – ди 84 яшьлек ветеран.

Әкрәм абый әйтүенчә,  авылга Иске Үтәмеш ягыннан керү очында, хәзер төзелә торган мәчет урынында, элек нәкъ шул үлчәмдә агач  мәчет булган икән.

-1908 елда төзелгән булган ул, 1930 елда ябылган.  Мин, 1982 елда эштән төшке ашка кайткач, җил аның манарасын аударганы истә. Дингә каршы көрәш елларында  комсомоллар аның "хәлфә баганасының" яртысын кискән булганнар, аларны картлар гына туктатып калган, - ди ул.

Шулай итеп, әлеге авыл егетләре - бертуган  Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар - мәрхүм Һадый абзый уллары нәкъ шушы урында мәчет төзергә алынганнар. Бина бик затлы, зур. Эчтә эшләре байтак әле. Әниләре - мәрхүмә Әкълимә апаның туган көненә туры китереп, изге йорт манарасына ярымай куйдылар.

-Айны Пензадан дустым ясап бирде. Гомумән, мин безгә булышучы барлык дусларга, авылдашларыма рәхмәт әйтәм. Район җитәкчелегенә дә рәхмәт: газ кертешергә вәгъдә иттеләр. Ә иң зур рәхмәтем энеләремә, хатыннарыбызга, мондагы эшләрдә аларның өлеше искиткеч күп, – ди иганәче, Казанда эшмәкәрлек итүче Хәбир Хәсәнов.

Мәчетнең аен куйганда да, нигездә, Һадыйныкылар оештырып йөрде. Кран белән күтәрелгән айны урнаштырдылар. Менә-менә кузгалам дигән җил, айны куйганда түзеп торгандай, эш беткәч кенә көчәйде. Алла ярдәм бирә диюләре хактыр. Күпләр рәхмәт әйтте Хәсәновларга. Монда килгән кунакларга, әбиләргә, бабайларга пылаулы, бәлешле табын да әзерләткән алар. Төп йортларында да кунаклар күп булды, аларны көйләргә дә иренмәде туганнар.

Мәчетне исә Хәсәновлар нәкъ бер елдан, әниләренең туган көнендә ачмакчылар,

Чарада чыгыш ясаган район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, бу авылдагы яңа дин йорты районда 24 нче мәчет булачак. Әлегә Урманасты халкы авыл үзәгендәге иске мәчеткә йөри.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X