Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында Хач ману бәйрәменең коену йоласы сигез авылда оештырыла

Христианнарның Хач ману (Крещение) бәйрәмендә суда коену йоласы безнең районның сигез авылында үткәреләчәк.

-18нән 19 гыйнварга каршы төндә су купельлары, бәкеләр Кече Чегодай, Ульяновка, Иске Элмәле, Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Иске Котыш, Шешминка авылларындагы су объектларында булырга тиеш. Әлбәттә, боз өстендә саклык, куркынычсызлык чараларын үтәү мөһим. Шуның өчен әлеге мәйданчыкларның һәрберсендә МЧС коткаручылары, полиция, медицина хезмәткәрләре дежур торачак, - ди Чирмешәндәге 135 янгын-коткару часте начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Галимов.

-22.00 сәгатьтә дин йортларында гыйбадәт кылу башлана. Төнге 12дә район үзәгендә элеккеге май-сыр заводы янындагы һәм  Амур ягындагы “Изге чыганак” чишмәләре изгеләндереләчәк. - ди район благочинные Александр Филимонов.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев