Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында дини чаралар ешайды

Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүгә 1100 ел  тулу уңаеннан районда күләмле эшләр башкарылды, дин йортларыбызда байтак чаралар узды.

 

-Үзәк мәчетебезне капиталь ремонттан соң ачу тантансы да нәкъ шул датаны билгеләп үткән елга туры килде, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашуы безнең өчен бер дәрәҗә.

Чирмешән халкы элек-электән динле булган. Мәчетләргә яшьләрнең күп килүе дә куанычлы. Республикабызның төрле районнарында имамлык итүче дистәләгән якташларыбыз күптән түгел үзәк мәчеттә очрашып, сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Кыш көне Түбән Кәминкә һәм Иске Кади авылларында уздырылган киез итекле хоккей ярышлары да бу истәлекле датага багышлап оештырылды. Шулай ук Азан әйтүчеләр һәм Коръән укучылар бәйгеләре дә  дистәләгән дин кардәшләребезне бергә җыйды. Аларда олылар гына түгел, балалар да бик теләп катнашты.

-Даими рәвештә вәгазь кичәләре оештырабыз, ул район үзәге мәчетләрендә генә түгел, авыл мәчетләрендә дә еш уздырыла, - диде Рамил хәзрәт. – Тирә-күрше шәһәрләр мәчетләреннән килгән имамнар бик үтемле вәгазьләр сөйли. Рамазан ае дәвамында, райондагы мәчетләрдә ун меңнән артык кешегә ифтар ашлары табыны көйләнде. Үзәк мәчеттә һәр көнне 100 кеше сыйланды, ә Мөшбикә мәчетендә ифтар ашлары көн аралаш уздырылды.

Лашман, Кара Чишмә авылларында һәм башка мәчетләрдә дә дин кардәшләребез ифтар ашларына еш җыелган.

Ә Рамазан ае тәмамлангач, гает көнне халык Кара Чишмә авылында ураза бәйрәменә җыелды. Бу көнне мөселманнарыбыз тәмле ашлар белән сыйланды һәм төрле уеннарда көч сынашты.

Алда мәктәп укучыларының җәйге каникуллары, быел да мәчетләрдә балалар өчен лагерьлар оештыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев