Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы мәчетләрендә балалар өчен лагерьлар эшли

Туймәт, Әмир, Югары Чегодай авыллары һәм Мөшбикә мәчетләрендә балалар өчен лагерьлар эшли. Оештыручылар бу эшне Кармыш мәчетендә дәвам итәчәк.

- Лагерьларның чыгымнарын һәр мәхәллә үзе күтәрә, ә без аны оештыру өчен мөхтәсибәттән кадрлар җибәрәбез, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Әюп Миншин һәм Илсур Хәйруллиннар балаларга дин дәресләре өйрәтәләр, кызыклы уеннар оештыралар.

Әмир мәчетендә ял итүче балалар 29 га ук җыелган. Аларга мөгаллим Тимербулат Билалов та дәрес бирә.

Мөшбикә мәчетендә малайларга лагерь оештырылган иде, хәзер инде монда кызлар ял итә. Югары Чегодайда да лагерьга кызлар йөри.

Җәй дәвамында Чирмешәннең үзәк мәчетендә, Кара Чишмә, Иске Кади, Керкәле, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Лашман авыллары мәчетләрендә дә балаларга шундый ял оештырылды.

Рәфис Мәслахов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев