Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мөхтәсибәте кышкы спартакиада оештырды

Чирмешән мөхтәсибәте оештырган ярышта футбол уйнап, аркан тартып алҗыган спортчыларны шунда ук пешеп кенә чыккан шашлык, кайнар чәй белән сыйладылар.

Яңа ел ялларының бер көнендә мөселман яшьләре арасында үткән әлеге кызыклы ярыш Кара Чишмә авылында узды. Йөздән күбрәк катнашучы - Иске Кадидан ике команда, Туймәттән, Кара Чишмәдән, Чирмешәннән, Югары Чегодайдан, “Кара алтын” җыелма командасы, күршеләребез Аксубай районының Шәрбән һәм Кызыл Тау авылларыннан килгән барлыгы ун команда. Алар аркан тартышып, капчык сугышында һәм кар өстендә  футбол уйнап көч сынаштылар.

Ярышта искекадылылар иң көчлеләре көчле булып чыкты: аларның ике командасы беренче, икенче урыннарны бүлештеләр, хуҗалар – Кара Чишмә авылы яшьләре  өченче урында.

-Җиңүчеләргә Чирмешән районы мөхтәсибәтенең “Хәйрия” фонды хисабыннан кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырдык, ахырдан Кара Чишмә мәчете мәдрәсәсендә табын көйләнде, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев