Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетләре ифтар ашына чакыра

Чирмешәндәге үзәк мәчеттә көндез өмә үткәрделәр, ә кичен ифтар ашына җыелдылар.

-Бик зур эш башкарылды: чүп-чарны түктек, агачларны “ремонтладык”, бордюрларны агарттык, - ди мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин. -Иртән өмәдә егермеләп кеше җыелды.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов та монда, үзе ясаткан зур капканы элеккеге буявыннан чистартуда катнашты. Капканы яңа буяу белән матурлаячаклар.

Мәчет бакчасындагы бер алмагачта озакламый берничә сорт алма өлгерәчәк. Бүген агачны ботаклар ялгап шундый иттеләр.

Рамазан аенда изге йорт тирәсен чисталаган өмәчеләр һәм башка милләттәшләр кич белән биредә авыз ачтылар, намаз укыдылар.

-Мәчеттә көнаралаш ифтар ашлары уза, - ди Шәүкәт Хәйруллин. -Әүвәл “Нур” хәйрия фонды, аннары мөхтәсибәт, бүген кармышлылар табын көйләтте, чиратта – Бәркәтә һәм Керкәле халкы. Аерым кешеләрдән дә заказлар бар.

“Мөшбикә” мәчетендә дә ифтар мәҗлесенә чакыралар, үтемле вәгазь сөйләп, сыйлы табыннар көйлиләр. Монда, Чирмешәндә яшәүче, Бәркәтә, Әмир кешеләре аерым көннәрдә мәҗлес оештырдылар. Шул көннәрдә Лашман, Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр “Якташлыгы” авыз ачтыра.

-Чыгымнарны күтәрешкән, тәмле, татлы аш-су әзерләгән һәркемгә Аллаһының рәхмәте яусын, - диде мәчет имамы Хәбир Ханов. -Ифтар ашына, ниндидер сәбәпләр белән ураза тота алмаганнар да килә ала. Изге гамәлләребезне Аллаһыбыз кабул кылсын.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев