Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчете ифтар ашы уздырды

Рамазан аеның беренче көнендә район үзәге мәчетендә оештырылган ифтар ашына 100ләп мөселман кардәшебез җыелды.

Мәҗлес кичке сәгать 7дә вәгазь белән башланып китте. Башта мәчет имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов кунакларга рухи азык өләште - Рамазан ае һәм аның тәртипләре турында сөйләде. Кояш баегач бергәләп авыз ачтылар, мәчет хисабына әзерләнгән табында сыйландылар.

Чирмешәннән Тәслия Мөхәммәтҗанова, Иске Кадидан Фәридә Ибраһимова, Лашманнан Алсу һәм Айгөл Хәмидуллиналар әзерләгән ашлар, тәм-томнарны кунаклар бик яратып ашады.

-Рамазан аеның беренче көнендә мәчеткә шулкадәр кеше җыелу бик яхшы. Аннан соң бергәләп тәрәвих намазы укыдык, ир-атлар гына да 50дән артык иде, - ди Рамил хәзрәт. - Хатын-кызларыбызның да намазда катнашуы бик күркәм булды. Рамазан ае дәвамында көн аралаш мәчеттә ифтар ашлары уздыру планлаштырыла, алдагы табыннарда төрек хафизы да катнашачак.

Мәчеттә авыз ачтырырга теләүчеләр байтак җыелган, исемлек тә төзелә. Биредә аерым нәселләр һәм авыллар да җыелышып аш уздыра ала. Ураза тотучы кадәшләребезне мәчеткә ифтар ашларына көтеп калалар.

Рамил Ибраһимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X