Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

15 ИЮНЬДӘ КАЗАНДА V РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БУЛА

"Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында V республика ифтарын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы булды. Журналистлар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Kazan-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов очрашты. Спикерлар республика ифтарына әзерлек чаралары хакында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 15 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары...

"Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында V республика ифтарын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы булды. Журналистлар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Kazan-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов очрашты. Спикерлар республика ифтарына әзерлек чаралары хакында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 15 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм "Казан Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә V Республика ифтарын үткәрә. Үткәрү урыны - Казанның Теннис академиясе ( Оренбург тракты 101 йорт).

10 мең кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле һәм социаль яктан якланмаган кешеләр катнашачак. Иң зур ифтарга чакырылганнар арасында республика җитәкчелеге, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, илчеләр һәм генераль консуллар бар. Хөрмәтле кунаклар арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм республиканың баш раввины Ицхак Горелик.

- Ифтар - берләштерә торган чара, - дип билгеләде Камил хәзрәт, - Шуңа күрә анда төрле катлам вәкилләрен чакырдык: мохтаҗлар, яшьләр һәм картлар,мөселманнар һәм төрле конфессия вәкилләре, җитәкчелек. Билетлар сатылмады, ә республика мәчетләренә, мөхтәсибәтләренә бушлай таратылды.

Шул ук вакытта Татарстан мөфтие барлык мөселманнарны билетлар белән тәэмин итеп бетереп булмавын ассызыклады, ләкин ифтарга килеп тә аңа керә алмаганнар өчен оештыручылар 1 меңгә якын ланчбокс таратачагын хәбәр итте. Шунысы мөһим, республика районнарыннан ифтарга килүчеләр өчен махсус автобуслар йөриячәк.

- Әлеге чарага матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында башка дин вәкилләре һәм чит төбәкләр дә бар, - дип белдереде Радик Абдрахманов. - 20дән артык оешма безгә ярдәм күрсәтә һәм араларында физик затлар да бар.

Ифтарны уңышлы гына үткәрү өчен чарага 400 якын волонтер, 120 стюард һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җәлеп ителгән. Күмәкләшеп намаз уку саф һавада, спорт корылмасының бер мәйданчыгында оештырылса, авыз ачу академиянең эчендә булачак. Ифтарга килүчеләр өчен тәһарәт бүлмәләре дә эшләячәк.

Ифтар ашы менюсына су, сок, пылау, яшелчәле һәм итле кабымлыклар, өчпочмак, чәк-чәк кертелгән. Кайнар ризыкларны әзерләү өчен 1,3 тонна ит, 600 кг дөге, 3 тонна яшелчә каралаган. Шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 10 мең батончик чәк-чәк, 400 кг кәнфит, 1 тонна колбаса алынган. Бер кешенең ифтар ашы 500 сум тирәсенә төшәчәк.

Теннис академиясе праковкасында урыннар чикле, шуңа күрә оештыручылар катнашучыларга җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итә. Казан шәһәренең башкарма комитеты ифтарны үткәрү урынына өстәмә транспорт җибәрүне оештыра.

http://dumrt.ru/mm-islam/news/news_17724.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined