30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә лениногорскилылардан үч алганнар
Ир-егетләр арасында хоккей буенча республика чемпионатында чыгыш ясаучы Чирмешән командасы күршеләребезне зур исәп аермасы белән отты. Моңа кадәр узган беренче уенда безнекеләр Лениногорск хоккейчыларына оттырып кайткан иде. Ә үткән якшәмбе көнне Чирмешән хоккейчылары үзебезнең бозда кунакларны 9:1 исәбе белән үк тар-мар итте.
-
Чирмешәнлеләр күршеләр балын да мактый-мактый ашый
Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Петр Ильин Чирмешәндәге ярминкәгә инде дүртенче тапкыр килгән. Товарына хуҗа табылып тора үзе. -Үткән юлы ун банка бал саткан идем, - ди Иске Шенталада яшәүче Петр Григорьевич. Хезмәтенә күрә бәя кыйммәт түгел, өч литрлы банкадагы свежий юкә һәм чәчәк балы бер мең сум торырлык....
-
Чирмешәндә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды
Чирмешән мәчетендә "Гаиләм шәмаиле" дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка якын иҗат эше урын алган. Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссамга нибары өч яшь. Әминә Юнысовага әнисе дә ярдәм иткән, ләкин төп эшне ул үзе башкарган. Күргәзмәдә өлкәннәр дә катнашырга теләк белдергәннәр, якын арада...
-
Чирмешәнлеләр пистолетлардан арына
01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 25 ноябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында янгынга каршы өйрәнүләр үткәрелгән. 02 23 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Билгесез кешеләр "Камалова Р.И." хуҗалыгыннан комбайннарның 4 аккумуляторын урлаганнар, матди зыян 34 мең сум. Тикшерү бара. Чирмешәндә яшәүче ир-ат...
-
Чирмешән әниләрен Шаһбан да котлады
Әниләр көне уңаеннар балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм быел бик кызык һәм үзенчәлекле итеп оештырдылар. Чарага авыллардан һәм район үзәгендәге оешмаларда хезмәт куючы 200 дән артык хатын - кыз чакырылган иде. Бәйрәмдә Чирмешәндә яшәүче, 30 елдан артык төзелеш оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыккан 77 яшьлек Вера Алкаева да катнашты....
-
Чирмешәндә Әниләр көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Шик тудымы, полициягә хәбәр итегез
Соңгы вакытта дөньяда террорчылык белән бәйле, игътибарга лаек шактый вакыйгалар булды. Алар республикада, шул исәптән, районда яшәүчеләр арасында да урынлы курку хисе уята. Чирмешәндә дә экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү - профилактикалау буенча төрле чаралар үткәрәләр. "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе дә бу эштән читтә калмый. - Безнең ширкәт балансында күп...