30 март 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнгә “Түгәрәк уен” килә
2 апрель көнне Чирмешәндә Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабы узачак. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Безнең район данын район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" фольклор ансамбле, Иске Үтәмештән "Хыял", Туймәттән "Яз", Лашманнан "Әллүки" һәм "Мөгаллимә" коллективлары якларга җыеналар. Бу чарага...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы дәрәҗәле ярыш оештырды
Быел да район газетасы шахмат турниры оештырып, бу бик борынгы, кызыклы уенның дәрәҗәсен күтәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирделәр, чәй эчереп тә сыйладылар. Мондый ярышлар иң элек, билгеле, яшь спортчыларның осталыгын арттыру өчен кирәк. Олы буын да турнирга атлыгып килә. Биредә бит әле элеккеге танышлар да очраша. Мин үзем дә дәрәҗәле...
-
Чирмешән кызын телевизордан карагыз
Чирмешән кызы Арина Севастьянова ТНВ каналында яшьләр өчен чыгучы "ТИН-клуб" тапшыруын алып бара. Арина Чирмешән лицеен тәмамлап, хәзер Казан Федераль университетының беренче курсында ислам теологы белгечлеген үзләштерә. Ә ноябрь аеннан үзен телевидениедә дә сыный башлаган. ТИН-клуб"ны өч пар алып бара. Арина иптәше белән эфирга гадәттә ай башында һәм ахырында чыга...
-
Чирмешән районында да ата-аналардан шикаятьләр бар
Республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат барлык район мәгариф бүлекләренә ел саен җибәрелсә дә, бу мәсьәлә һаман да шактый актуаль булып кала. -Мәгариф учреждениеләрендә акча җыю мәсьәләсе буенча безгә дә зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр бар....
-
Чирмешәндә малайлар да, бабайлар да ярышты
Традиция буенча, быел да мөселман яшьләре арасында спартакиада үткәрелде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда тугыз мәхәлләдән 100ләп кеше катнашты. Бик яхшы әзерлек белән килгән Кара Чишмә ир-егетләренә монда тиңнәр булмады, алар - беренче. Түбәнкәминкәлеләр, күршеләреннән берничә баллга гына калышып, икенче булдылар, ә кармышлар - өченче. -Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан катнашучылар...
-
Чирмешән полиция бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Илгиз Алмакаев 1979нчы елда туган, югары белемле, өйләнгән, өч баласы бар. Безгә кадәр Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция начальнигы вазифаларын башкарган. Бүлекчәнең элеккеге начальнигы Фаяс Минһаҗев республиканың Эчке эшләр министрлыгы карамагына чыгарылган, әлегә ул ял итә.