29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Район халкын нәрсәләр борчый?
Чирмешән үзәк больницасында тәмәке тартуга каршы закон үтәлми. Бу хакта uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә язылган иде. Әлеге дәгъвага тагын берничә кеше кушылган. -Больницада берничә урынга "тәмәке тарту тыела" дигән язулар элеп куйдык, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров, бу мәсьәлә буенча. -Тәмәке тартучылар өчен махсус урын...
-
Бәркәтәдән Фәхретдин Минһаҗев район газетасын яратып укый
Район газетасы килгән көн безнең өйдә зур бәйрәм кебек була. "Безнең Чирмешән"не карчык белән икәү укыйбыз, аннан фикер алышабыз. Еш кына танышлар турында да мәкаләләр чыга. Газетаны җыеп барабыз, мин кайбер мәкаләләрне кат-кат укыйм, читтә яшәүче балалар да "Безнең Чирмешән" аша район хәбәрләре белән таныша. Мин авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне,...
-
Тән җылыны ярата
Үткән атна якшәмбесендә булган ярминкәдә иң үтемле товар - җылы киемнәр иде. Читтән килгән сатучылар кышкы киемнәр, төрле фасон, төрле зурлыктагы киез итекләр тәкъдим иттеләр. Базарда - ярминкәдә 800-1100 сумга - бал, 900гә - тере казлар, капчыгын 1000 сумнан - югары сортлы он, 450дән гранулалы жом алучылар да булды.
-
Җырлап яшибез
Инде берничә көн дәвамында район үзәгендә рупорлар аша тирә-якка җыр яңгырый. -Чирмешәннең үзәгендә дүрт рупор (тавыш көчәйтүче җиһаз) урнаштырылды,- ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Мемориаль үзәктә куелган музыкаль үзәк аша дискларга языдырылган җырларны тыңлатабыз. Әлегә патриотик җырлар рус телендә генә тапшырыла, соңрак репертуар үзгәрергә дә мөмкин.
-
Балалар мәктәптә ач булмаска тиеш
Баланың дөрес туклануы - сәламәт булуының мөһим шарты. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле. Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 5 сум 50 тиен акча бүлеп бирелә. -Билгеле, бу акча укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми,- ди район мәгариф бүлеге инспекторы Разыя Шәңгәрәева. -Шуңа да мәктәп җитәкчелеге,...
-
Утыз Имәндә яшәүче Вәлиуллиннар 60 ел бергә
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Утыз Имән авылында яшәүче Вәлиуллиннар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар үзләре дә шуңа шөкер итеп яшиләр. 60 ел элек кавышкан Газыймҗан белән Лена апа шушы көннәрдә генә мәхәббәт тарихларын искә төшерделәр. 1953нче елны армиядән...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Декабрь башында ТНВ каналында район үзешчәннәре катнашында "Җырлыйк әле!" тапшыруы күрсәтеләчәк. Якташларыбыз Аксубай районы вәкилләре белән көч сынашкан. Бәйгедә безнең район данын Гөлназ Гатина, Айнур Галләмов, Рәхилә Шакирова, Илһам Мортазин, Рәүф Җиһаншин, Әлфия Хәйретдиновалар яклаган.