Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Балалар мәктәптә ач булмаска тиеш

    Баланың дөрес туклануы - сәламәт булуының мөһим шарты. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле. Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 5 сум 50 тиен акча бүлеп бирелә. -Билгеле, бу акча укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми,- ди район мәгариф бүлеге инспекторы Разыя Шәңгәрәева. -Шуңа да мәктәп җитәкчелеге,...

    Баланың дөрес туклануы - сәламәт булуының мөһим шарты. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле.

    Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 5 сум 50 тиен акча бүлеп бирелә.
    -Билгеле, бу акча укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми,- ди район мәгариф бүлеге инспекторы Разыя Шәңгәрәева. -Шуңа да мәктәп җитәкчелеге, ярдәм сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать итә.
    Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек балаларны ашатуга ата-аналардан акча җыялар. Бу исемлеккә Әмир һәм Югары Чегодай мәктәпләре генә керми, аларда кайнар аш әзерләү өчен мөмкинлек юк.
    Балаларны тукландыру мәсьәләсендә мәктәп яны участоклары аерым игътибарга лаек. Үз участогыңда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш исәбенә аш менюларын шактый төрләндерергә мөмкинлек туа.
    Разыя Шәңгәрәева әйтүенчә, мәктәп ашханәләре кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Быел аш пешерүчеләр өчен махсус укулар да оештырганнар.
    -Минемчә, бу мәсьәләгә игътибар җитми,- ди әлеге уңайдан Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чирмешән бүлекчәсе мөдире Рәфис Гафуров. -Балаларның күп вакыты мәктәптә уза. Санитар нормалар буенча аларны ике тапкыр ашатырга тиешләр. Ә бездә бер тапкыр ашатуның да сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Үсеп килүче бала организмына кирәкле матдәләр, микроэлементлар җитеп бетми. Нәтиҗәдә, мәктәпне тәмамлаган егетләрнең, күбесенең, армиягә китәр алдыннан медицина тикшерүе уза башлагач, тән авырлыгы тиешле нормадан түбән булуы ачыклана.
    -Без бер укучыны көненә 17-20 сумга ашатабыз,- ди 1нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников. -Ай саен, уку көннәрен исәпләп, ата-аналардан 170-200 сум акча җыябыз. Бәлки, бу сумманы арттырырга да буладыр, әмма кайбер гаиләләрдә 2-3 укучы бар һәм алар өчен бу зур, түли алмаслык сумма булырга мөмкин. Гомумән, ата-аналарның, балаларның да ашатудан зарланганнары юк. Меню, һәр мәктәптәгечә, 10 көнгә төзелә. Әйтик, кичә укучыларга борчак боткасы, лимонлы чәй, сосиски, ипи тәкъдим ителде. Бүген сөттә пешерелгән дөге боткасы, компот, камыр ризыгы,ипи бирелде. Ә инде иртәгә борчак ашы пешерәчәкләр.
    Балалар бакчаларына килгәндә, монда тукландыру мәсьәләсендә проблемалар юк, диярлек.
    -Бездә балаларның туклануы яхшы оештырылган,- ди Чирмешәндәге "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова.
    - Менюны "Мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны тукландыру нормалары"на нигезләнеп төзибез. 1-3 һәм 3-7 яшьлекләргә төрле норма куелган. Әйтик, кечкенәләргә көненә уртача 64 сум 48 тиен каралган булса, өлкән төркемнәргә - 82 сум. Балаларга иртән күбесенчә сөттә пешкән ботка, чәй бирәбез. Төшкегә шулпа һәм икенче аш әзерлибез, кич белән кабат берәр төрле ботка, компот яисә какао белән сыйлыйлар. Шулай ук көн саен балаларга кайнатылган сөт, җиләк-җимеш тә бирәбез.
    Итне шәхси эшмәкәр Салават Камаловтан сатып алалар, башка азык-төлекне райпо кибетләреннән китерәләр икән.
    -Минем ике улым да лицейдан кайткач "Без ашамыйбыз, мәктәптә ашадык", диләр,- ди ике бала әнисе Лилия Дәүләтшина. - Аларның беркайчан да, мәктәптә начар ашаталар, дип зарланганнары юк. Ай саен һәр балага уртача 250-270 сум акча җыябыз.
    Минемчә, бу күп түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: