28 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Поликлиникалардагы чиратлар мәгълүматлаштыру проекты ярдәмендә хәл итәчәк
Әлеге проект ведомствога табиблар һәм кабул итү турында бәяләмәләр, фикерләр җыярга да мөмкинлек бирәчәк.
-
Чирмешәндә юрист бушлай хезмәт күрсәтә
Өлкәннәр көне уңаеннан, 2 октябрьдә район үзәгендә бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне үткәрелә.
-
Красная Полянада утын мичләре дә бар әле
Заманында җитмешкә якын йортлы Красная Поляна поселогында бүген 9 йортта 19 кеше яши. Аларның икесе мәктәптә укый, берсе киләсе елда беренче класска барачак, калганнары – пенсионерлар, олылар.
-
Чирмешән турында – яңа җыр
Чирмешән турында яңа җыр язылды.
-
Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә алтмышлап гаилә район газетасына язылган да
1 сентябрьдән элемтә бүлекчәләрендә 2019 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру кампаниясе башланды.
-
Татарстанның 25 проекты Russian Event Awards илкүләм бәйгесе финалына үтте
Төбәк конкурсы финалында республика тарафыннан тәкъдим ителгән 27 проект катнашты.
-
Утыз Имәнде яшәүче 77 яшьлек Сания апа ресторанга "Миләшле бал"га килде
Утыз Имән авылыннан 77 яшьлек Сания апа Мингулова ялгыз гомер кичерә. Ире берничә ел элек вафат булган, әнисенә бер кыз булып үскән Сания апаның балалары да, туганнары да юк. Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә аны да чакырганнар.
-
Чистай юлындагы авария - чирмешәнлеләр утырган машина каршы як полосага чыккан
26 сентябрь кичендә Чистай тирәсендәрәк булган юл һәлакәтендә 42 яшьлек якташыбыз һәлак булды, икенчесе тән җәрәхәтләре алды.
-
Чирмешән районы җирлекләрендә узган җыеннарда иң күп сораулар юллар турында булган
Районыбыздагы авыл җирлекләрендә узган җыеннарда, нигездә, үзара салым акчасына кагылышлы мәсьәләләр каралса да, авыл халкы район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын, проблемаларын җиткерде. Аеруча еш күтәрелгәне – юллар торышы. Буаларны, күперләрне ремонтлау зарурлыгы да борчый халыкны.