27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Безнекеләр сынатмады
Җиңел атлетика буенча ТР чемпионаты һәм беренчелегендә безнең район вәкилләре гомумкоманда зачетында дүртенче урынга чыктылар. "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Андриян тимирясов (Ульяновка) һәм Татьяна Шерматова (иске Элмәле) шәкертләре төрле дистанцияләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Эстафетада безнекеләр өченче урынны алдылар. Ә Сергей Григорьев 4000 метрлы дистанциядә 1995-96 елгы яшүсмерләр арасында беренче...
-
Үзеңне сакларга кирәк
Сосновка авылында яшәүче Зинаида Дютина йортыннан кеше өзелми. Аңа, дәва эзләп, райондашлар гына түгел, ә күрше Нурлат, Аксубай, Әлмәт якларыннан да еш киләләр. Ул тайган, каймыккан сөякләрне, буыннарны бик тиз урынына утыртып куя. Аңарда әлеге сәләт 1995нче елны ачылган. "Мин 23 ел фермада эшләдем. Ул елны бер корпуста транспортер урнаштыралар...
-
Каты көнкүреш калдыкларын – полигонга
Район үзәгендә каты көнкүреш калдыклары өчен 45 урында 200 контейнер урнаштырылган. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятенең техникалары (3 автомашина, 1 трактор) график буенча контейнерларны бушатып тора. Көнгә уртача 45-60 контейнер, 3-4 бункер чүп-чар полигонга чыгарыла. 2-3 рейс бакча чүпләре, ботаклар да түгелә. - Бакчадан чыккан чүп - бәрәңге,...
-
Боз сарае сирәк бушый
"Юбилейный" боз сараеның боз өсте күнегүләргә килүчеләрдән сирәк бушый. Биредә район үзәгендә яшәүче төрле яшьтәге 60 бала хоккей секциясендә шөгыльләнә. Алар арасында кызлар да бар. Иске Кадиның балалар хоккей командасы да атнага өч тапкыр килеп, күнегүләр үткәрә. Боз сараена атнага дүрт тапкыр кадет-мәктәп интернатында белем алучы укучылар да йөриләр. Шулай...
-
Өлкәннәргә – кәрәзле телефон
1 октябрьдән республикада "Шәфкатьле телефон" хәйрия акциясе старт ала. Әлеге чараның төп максаты - өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрне һәм инвалидларны кесә телефоннары белән тәэмин итү. Безнең районның социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 180 райондашыбызга хезмәт күрсәтә. Шуларның 136сында кәрәзле телефон юк икән. - Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең теләсә кайсы вакытта врачны,...
-
Суны кайнатмыйча эчмәгез
Кеше исәнлегенә суның сыйфаты да тәэсир итә, шуңа халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү мөһим. Шәһәр һәм авылларда бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшә бара. Безнең районда эчү өчен җир асты сулары кулланыла. Районның 94,1 процент халкы су белән үзәкләштерелгән челтәрдән тәэмин ителә. эчәргә яраклы җир асты сулары 51 су кудыру...