Суны кайнатмыйча эчмәгез
Кеше исәнлегенә суның сыйфаты да тәэсир итә, шуңа халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү мөһим. Шәһәр һәм авылларда бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшә бара. Безнең районда эчү өчен җир асты сулары кулланыла. Районның 94,1 процент халкы су белән үзәкләштерелгән челтәрдән тәэмин ителә. эчәргә яраклы җир асты сулары 51 су кудыру...
Кеше исәнлегенә суның сыйфаты да тәэсир итә, шуңа халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү мөһим.
Шәһәр һәм авылларда бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшә бара.
Безнең районда эчү өчен җир асты сулары кулланыла. Районның 94,1 процент халкы су белән үзәкләштерелгән челтәрдән тәэмин ителә. эчәргә яраклы җир асты сулары 51 су кудыру скважинасына җыела, шулай ук чишмә һәм кое сулары да кулланыла.
Райондагы җир асты сулары каты дип характерлана (7 - 17 ммоль/дм3). Суның катылыгы тирәннән суыртканда суга гипс эләгү белән аңлатыла. Кирәкле микроэлементларның күпчелеге организмга су аша эләгә. Безнең райондагы эчү өчен кулланыла торган суда кирәкле микроэлементлар кыт-лыгы зур. Үзәкләштерелгән системадагы суда йодның табигый күләме уртача 1,7-2 мгк/л гына. Шулай ук фтор, магний һәм селена күләме дә түбән.
Россия Федерациясе законы нигезендә, халыкны сыйфатлы, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү җирле үзидарә органнарына йөкләнә. Тик кайбер авыл җирлекләрендә моңа тиешле игътибар бирелми. Райондагы барлык суүткәргечләрнең бары 4 процентында гына суның сыйфаты җитештерү контроленә алынган, җир асты чыганакларының 16,7 процентында санитар саклау зонасы да юк. Суүткәргечләрдән килүче суның санитар-химик һәм микробиологик сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Агымдагы елда суүткәргечләрдән анализга алынган суның 13,6 проценты санитар-химик күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә җавап бирми, ә микробиологик күрсәткечләр буенча - 24 проценты.
Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш, Утыз Имән, Лагерка, Кара Чишмә, Туймәт, Түбән Чегодай авылларында суның химик пычрану күрсәткече бик югары. Чирмешән авылында суүткәргечләрдән килүче су аеруча каты.
Гомумән алганда, районда суның сыйфаты начар. Суның минеральләшүе, катылыгы, сульфат, хлорид, кайбер территорияләрдә нитратның югары, фтор, магний, йодның түбән булуы күзәтелә. Билгеле, мондый су халыкның исәнлегенә начар тәэсир итә.
Суны йомшарту өчен кибетләрдә сатылучы махсус фильтрлардан файдаланырга мөмкин, һичьюгы суны кайнатып эчәргә кирәк.
Рәфис Гафуров,
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск районы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев