27 май 2015 яңалыклары
-
Чирмешән егете төнге “кунак”ны тиз буйсындырган
Хәрби вертолетлар саклаганда, ефрейтор Сергей Герасимов төн уртасында аэродром территориясенә үтеп кергән тәртип бозучыны тоткарлый. Уяу якташыбызны дәүләт Суворов медале белән бүләкләгән. 1997 елда армия хезмәтенә алынган Чирмешән егетен (тумышы белән Иске Элмәледән) Хабаровск өлкәсенә җибәрәләр. Анда аңа чик буе гаскәрләренә караган авиаэскадрилья вертолетларын сакларга туры килә. Әлеге Ми-8 очкычлары...
-
Чистай юлындагы һәлакәттә кеше гомере өзелгән
Чистай - Түбән Кама юлындагы һәлакәт 25 майда төш вакытында була. Инде хәзер беренчел тикшерү фаразларына таянып, юлдагы фаҗиганең ни рәвешле килеп чыгуын күзаллау мөмкинлеге туды. Трассаның 21 нче чакрымындагы 28 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Лада" машиансы каршы як хәрәкәт полосасына очып чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Һәлакәт аркасында...
-
Чирмешән районы сулыкларында 14 кеше батып үлгән
1 июньдә коену сезоны башлана гына, ә инде республика сулыкларында май аенда 5 кешенең гомере өзелгән дә. Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге...
-
Югары Кәминкәдә открыткалардан альбом ясаганнар
Миңниса апа Гыйниятуллина утыз ел буе диярлек ... открыткалар җыйган. Истәлеккә. Югары Кәминкәдә ялгызы гомер иткән ул, былтыр вафат булган. Миңниса апа төрле бәйрәмнәр уңаеннан үзен котлап җибәрелгән открыткаларны 1954 елда җыя башлый. Аларның барысы да диярлек бәйрәмнәргә багышлап чыгарылган, барысында да диярлек чәчәк рәсемнәре урнаштырылган. -Авылдашыбыз открыткаларыннан йөзгә якынын...
-
Чирмешән районында сөтне күбрәк сата башладылар
Мордва Афонькәсе авыл җирлегенә керүче авылларда (Мордва Афонькәсе, Лагерка, Ишлинка) шәхси хуҗалыкларда 65 баш савым сыеры асрыйлар. Әлеге сөтлебикәләрнең яртысыннан артыгы Лагеркада. Бу авыл җирлегендә ел башыннан 29874 килограмм сөт җыелган. Апрель аенда гына да 12461 килограмм сөт сатканнар, ә майның 10 көнендә 4620 килограмм. Мордва Афонькәсеннән һәм Ишлинкадан сөтне...
-
Чирмешән футболчылары Мамадышка бара
"Авыл яшьләре" бәйгесе кысаларында мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган зона уеннарында безнең район футболчылары ун команда арасында дүртенче урынга чыккан. Инде спортчыларыбыз 30 июньнән 5 июльгә чаклы Мамадышта финал уеннарында чыгыш ясаячак. • Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары Татьяна Шерматова һәм Андриян Тимирясов) укучыларның унынчы спартакиадасының...