27 март 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндә мунчаларны “кызыл әтәч” талый
24 март, шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә Бәркәтә авылында мунча яна. Артык кызган күрәмсең: янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, хуҗасы аның мичен төш вакытында ук яга башлый. Ут әүвәл мунчаның түбәсенә, тактадан ясалган верандасына зыян китерә, аннан эчке якка үтә. "Кызыл әтәч"кә үз авылларындагы янгын сүндерүчеләр чик куя куюын, тик мунча инде...
-
Кармышта яшәүче Хәбибуллиннарны шәһәр тормышы кызыктырмый
Ул бүген дә ерак юлга чыгып китәргә җыена: Чаллыда төяп, кирәкле йөкне Самарага илтәчәк. Аннары Краснодарга ук юнәлергә туры килер. Юлга ышанып кузгала Әмир Хәбибуллин - хатыны Наташа монда барын да тәртиптә тотачак. -Ун ел инде шулай ил гизеп йөрим, - ди Әмир. -Чит илдә эшләнгән ДАВ белән кайларда гына...
-
Чирмешәнлеләрне каникул көннәрендә аеруча уяу булырга өндиләр
Мәктәп укучылары бер атналык - 26 марттан 3 апрельгә кадәр - каникулларга чыкты. Бу чорда ут бәла-казалары булмасын өчен балаларның әти-әниләренә уяурак булу мөһим. Район мәктәпләренең 2202 укучысы бүген ялда. Аларның күпчелеге, әти-әниләре эшкә киткәч, өйләрендә үзләре генә кала. -Бала кулына алырга ярамаган әйберләрне ераккарак куюың хәерле. Шырпы, тиз янып...
-
Чирмешән районында 2018 елга каралган үзсалым акчаларының 83 проценты җыелган да
Түбән Кәминкә, Туймәт, Яңа Кади, Ульяновка, Күтәмә, Югары Кәминкә җирлекләре 2018 елга каралган үзсалым акчаларын тулысынча җыйганнар. Бу атна башына район буенча да байтак - 2 миллион 388 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган, ягъни тиешленең 83 проценты кадәр. Шешминка, Түбән Кармалка һәм башка кайбер җирлекләр буенча әлеге эшне тизләтәсе...
-
Лашманда яңа күпердән йөриләр
Бу авылда берничә айда яңа күпер өлгерттеләр. Әлеге эшкә республика бюджетыннан 55 миллион сум акча тотылган. Алексеевскийдан килгән подрядчыга монда асфальт түшисе генә калган. Алай да күпер өстеннән йөреп, аны сыный башлаганнар да. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле белгечләр гел кирәк. Ел саен бу тармак белән бәйле һөнәрләр алган дистәләгән якташыбыз югары уку йортларын тәмамласа да хуҗалыкларга урнашырга атлыгып тормый. Үткән елда районга бары тик бер яшь белгеч эшкә кайткан. Самара дәүләт аграр университетында экономист белгечлеге алган Висхан Тепсуркаев үткән җәйдә Иске...