Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кармышта яшәүче Хәбибуллиннарны шәһәр тормышы кызыктырмый

Ул бүген дә ерак юлга чыгып китәргә җыена: Чаллыда төяп, кирәкле йөкне Самарага илтәчәк. Аннары Краснодарга ук юнәлергә туры килер. Юлга ышанып кузгала Әмир Хәбибуллин - хатыны Наташа монда барын да тәртиптә тотачак. -Ун ел инде шулай ил гизеп йөрим, - ди Әмир. -Чит илдә эшләнгән ДАВ белән кайларда гына...

Ул бүген дә ерак юлга чыгып китәргә җыена: Чаллыда төяп, кирәкле йөкне Самарага илтәчәк. Аннары Краснодарга ук юнәлергә туры килер. Юлга ышанып кузгала Әмир Хәбибуллин - хатыны Наташа монда барын да тәртиптә тотачак.

-Ун ел инде шулай ил гизеп йөрим, - ди Әмир. -Чит илдә эшләнгән ДАВ белән кайларда гына булмадым: Мәскәүдә, Сургутта, Майкопта, Анапада, тагын әллә кайларда. 20 тонна сыйдырышлы, рефрижераторлы машинамда күбрәк азык-төлек ташыйм.

Нишлисең, адәм баласы барына да яраклаша. Моннан дистә еллар элек Әлмәттән Кармышка күченеп кайткан яшь гаилә башта мәшәкать белми: Наташа фермада эшли, аш та пешерә, ә Әмир җаваплы постларда хезмәт куя.

Бүген колхозлар юк шул. Әмма зарланып, кул кушырып утырудан файда юк. Төшенкелек Хәбибуллиннарга хас та түгел.

-Башта "Мерседес"та йөк ташыдым, - ди Әмир Әсхәт улы. -Юл бит, Себер ягында ул әйләнеп капланып, яраксызга әйләнде. Хәзерге машинам начар түгел, аның белән ике тәүлеккә еш кына ике мең ярым километр юл үтелә. Юлга чыгу гел тәвәкәллек сорый инде. Хәзер төнлә бик йөрмәскә тырышам, аруымны сизсәм, туктыйм да, ял итәм. Машинамда газ плитәсе, суыткыч та бар, двигателен сүндергәч тә кабинада җылы. Ашарга-эчәргә Наташа атналык запас әзерләп җибәрә, аш-суга бик оста ул.

Әмир әйтүенчә, трассаларда зур йөк машиналарында йөрүчеләр, үзара таныш булмасалар да, бик дустәнә: ватылсаң, булышалар, рация аша хәбәрләшәләр, кисәтәләр. Ниндидер милли нигездә аңлашылмаучанлык, кире кагу юк, безнең татар кешеләрен кайда да хөрмәт итәләр. Краснодарга барсам, аннан үтсәм, хатынның әти-әнисенә кереп чыгарга тырышам. Кунак итеп җибәрәләр. Безнең мөнәсәбәтләр гел яхшы.

Бу гаиләдә ир белән хатын - үрнәк пар. Моннан 32 ел элек Әлмәттә кавышканнар. Татар егете Әмир, рус кызы Наташа шуннан бирле бер-берсенә юл бирешеп яшиләр. Ике бала үстергәннәр.

-Кармышка кайткач тиз ияләштем дия алмыйм, - ди Наташа. -Мин бит шәһәр кызы. Кайту белән сыерлы булдык. Әмма хәзер авыл тормышына күнектем инде. Иң яхшысы - халык әйбәт монда. Беркем белән дә сүзгә килгәнем юк. Татарчаны өйрәндем, гореф-гадәтләрне беләм.

Аларның ишекләре еш ачыла - кунаклардан өзелеп тормыйлар. Кызлары һәм кияүләре янына Краснодардан әби-бабай еш кайталар, Кармышны ошатып китәләр. Башка туганнары да якын итәләр.

Әмирнең тагын бер матур сыйфаты - инде 22 ел аракыны бар дип тә белми, кулланмый. Наташа да шундый. Тик тормыштан ямь таба беләләр.

Аларның 2005нче елда салынган ике катлы мәһабәт йортлары ел саен матурая бара, гел нәрсәдер үзгәртәләр, уңайлы ясыйлар. Әле менә мунчаны да якынайтмакчылар.

Зәвыклы бүлмәләр заманча җиһазланган. Стеналарны фоторәсемнәр, картиналар бизи. Әнә Кол Шәриф мәчете гәүдәләнгән картина - бәһасез бүләк. Аны Наташаның Краснодарда яшәүче сеңелесе бисердан ясап җибәргән.

-Әмир рейска китсә, Интернетка керәм, телевизордан "Мунча ташы" театры мәзәкләрен, концерт та карыйм, ди Наталья Александровна. -Татарча да, русча да аңлашыла миңа, якын.

-Ә мин машинада Салават җырларын тыңларга яратам, - дип елмая Әмир. - Кайвакыт үзем дә көйләп җибәрәм.

-Юллар кайда яхшырак? - дим Әмиргә.

-Кармышка керә торганын санамаганда, Татарстанда, - ди ул.

Хәбибуллиннарның абзарлары да буш түгел, сыер, тана, үгез асрыйлар. Тавыклары да күп. Былтыр дистәләп баш каз, индоүрдәк үстергәннәр, бер өлешен сатканнар. Үзләрендә җитештерелгән ит, сөт, яшелчә нигъмәтләрен кардәшләренә, кунакларга күчтәнәч итеп җибәрәләр икән, юмарт кешеләр.

Ике казлары кыш чыккан.

-Берсе артымнан ияреп йөри, сырпалана, ничек инде аны итлеккә тотасың, - ди Әмир. -Берәрсенә сатып җибәрсәм генә. Попугайларыбыз да икәү, парлылар. Ходай Тәгалә шулай яраткан. Үзем, балалар, хатыным исән-сау булсак иде. Ерак юлда мин аларны еш искә төшерәм, хәлләрен белешәм. Эшемнән зарланмыйм, үзем өчен, гаиләм өчен тырышам. Кемдер мал асрап көн күрә икән, аларны да мактыйм. Хәзер бит, иренмә генә, бу яктан хөкүмәт, дәүләт бик кайгырта: терлек, кош-корт, төзелеш материаллары сатып аласыңмы, нык булышалар. Мал азыгы табу да проблема түгел.

Кармышка кергәндә иң элек Хәбибуллинар йорты яныннан үтәсең, иң кырый йорт аларныкы. Димәк, бу авыл алардан башлана кебек...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы кызыктырмый шәһәр тормышы Хәбибуллинарны Кармышта Чирмешән