Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле белгечләр гел кирәк. Ел саен бу тармак белән бәйле һөнәрләр алган дистәләгән якташыбыз югары уку йортларын тәмамласа да хуҗалыкларга урнашырга атлыгып тормый. Үткән елда районга бары тик бер яшь белгеч эшкә кайткан. Самара дәүләт аграр университетында экономист белгечлеге алган Висхан Тепсуркаев үткән җәйдә Иске...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле белгечләр гел кирәк. Ел саен бу тармак белән бәйле һөнәрләр алган дистәләгән якташыбыз югары уку йортларын тәмамласа да хуҗалыкларга урнашырга атлыгып тормый. Үткән елда районга бары тик бер яшь белгеч эшкә кайткан.


Самара дәүләт аграр университетында экономист белгечлеге алган Висхан Тепсуркаев үткән җәйдә Иске Котышта үз эшен башлап җибәргән.

- Бу яшь фермер бер тапкыр бирелүче түләү (300 мең сум) алды, ай саен, хезмәт хакыннан тыш, аңа 7500 сум түләү дә каралган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча белгече Светлана Галәүтдинова. - Авыл хуҗалыгына эшкә кайтучыларга шундый ташламалар да бар

Бу уку елында алты райондашыбыз Казан дәүләт аграр университетын тәмамлый - өч инженер, берәр бакчачы, җир һәм кадастр белгече, экономист кулларына диплом алачак. Авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге алучыларның берсе районнан максатчан юллама белән укырга киткән.

Хуҗалыкларда аеруча агрономнарга кытлык сизелә. Аларны "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Ильхан", "Кара Чишмә", "ҮтәмешАГРО", "Күтәмә Агрофирма"ларында көтәләр. "Кара Чишмә", "Андреевка", "ҮтәмешАГРО" җәмгыятьләрендә мал врачлары юк. "Кара Чишмә" һәм "ҮтәмешАГРО" җәмгыятьләренә - инженер һәм бухгалтер, "ЧИРМЕШӘНАГРО"га инженер да, экономист та кирәк. Күпчелек авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә зоотехниклар да юк икән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы белгечләр кирәк предприятиеләренә авыл хуҗалыгы