27 март 2017 яңалыклары
-
Изге Рәҗәб ае башлана
Һиҗри елы белән 1438нче елда, милади елы белән 2017 елның 29 мартында Рәҗәб ае керә. Исламда айлар арасында дүрт изге ай санала, шуларның өчесе бер-бер артлы килә. Рәҗәб ае, Шәгъбән ае, Рамазан ае, дүртенчесе Һиҗри ел башы Мөхәррәм ае. Пәйгамбәребез (с.г.в) бу айлар турында Рәҗәб ае Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбән...
-
Татарстанда прокуратура бала янына килгән фельдшерга һөҗүм иткән гаиләне тикшерәчәк
Хокук бозу очрагы ачыкланса, прокуратура тарафыннан катгый чаралар күреләчәк. (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда прокуратура гаилә иминлеге профилактикасы турындагы кануннарның үтәлешен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бер хатын-кызның "Ашыгыч ярдәм" хезмәте фельдшерына һөҗүм итүе әлеге эшкә прокуратура катнашуга сәбәп булып тора....
-
Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур тантана булды. -Мәдәният хезмәткәрләре гомерләре буе кеше күңелен күрә. Төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыра. Бөтен кеше ял иткәндә дә аларга эшләргә туры килә. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде. Елга бер тапкыр безнең дә...
-
Туймәттә яшәүче Сөләймановлар зарлана белми
Без әллә ничә сыер, башка эре мал да тотабыз. Ансат түгел, мәшәкатьле, әмма тырышканың - үзең өчен. Ай саен сөт сатудан гына да 30-40 мең сум акча керә. Ярый бит, иш янына - куш. Кем әйтмешли, әле "хөкүмәт" эшендә дә катнашабыз. Күптән түгел бер авыл хуҗалыгы җәмгыятеннән бер КамАЗ силос...
-
Чирмешән кибетеннән парфюмерия продукциясен урлаганнар
01 Үткән атнада янгын - коткару хезмәтенә чакыртулар булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсе диспетчерлыгына бер атнада 37 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Чирмешәндә "Магнит Косметик" кибетеннән билгесез кеше 30 мең сумлык парфюмерия продукциясе урлаган. Тикшерү бара. Авылдашыннан акча таләп иткән өчен Казанкада яшәүче 25...
-
Түбән Кәминкәдә һинд киноларын сагыналар
1970-80нче елларда мәдәният йорты, клуб булган һәр авылда кинофильмнар күрсәтү аппаратлары бар иде. Бала вакытта да, яшьлек елларында да тамаша залларын тутырып нәфис фильмнар караган хәтердә. Түбән Кәминкә авылында 40еллап киномеханик булып эшләгән, инде мәрхүм Рәшит Моталлаповның исеме күпләргә таныш. Рәшит абый бу һөнәргә Казанда укып кайта, аппаратураны да, ул...