Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур тантана булды. -Мәдәният хезмәткәрләре гомерләре буе кеше күңелен күрә. Төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыра. Бөтен кеше ял иткәндә дә аларга эшләргә туры килә. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде. Елга бер тапкыр безнең дә...

Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур тантана булды.


-Мәдәният хезмәткәрләре гомерләре буе кеше күңелен күрә. Төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыра. Бөтен кеше ял иткәндә дә аларга эшләргә туры килә. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде. Елга бер тапкыр безнең дә ял итәргә хакыбыз бар, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап .

Бүген мәдәният өлкәсе гөрләп тора. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да берсе артыннан берсе концертлар уза, спектакльләр куялар, бәйрәмнәр оештыралар. Авыл халкы арасында нинди генә талантлар юк. Ләкин аларны күрә белергә, барларга, оештырырга да кирәк. Монысы инде мәдәният хезмәткәрләре бурычы. Алар арасында үз эшләрен яратып башкаручы, тырышып эшләүче якташларыбыз бик күп. Бүген аларга тапшырылган бүләкләр дә шул хакта сөйли.

Республикада, районда мәдәният , "Йолдызлык - Созвездие" республика хәрәкәте үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова республиканың Мәдәният министрлыгының "Мәдәниятта казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Районның социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Туймәт китапханәсе китапханәчесе Наҗия Галимовага һәм Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиевага муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Кара Чишмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Шәкурова һәм Мордва Афонькәсе мәдәният йорты директоры Наталья Семкичева республиканың Традицион мәдәният үсеше үзәгенең Мактау грамоталарына ия булдылар.

Сүз уңаеннан, бүген районда 23 авыл мәдәният йорты , 12 авыл клубы, район мәдәният йорты, 27 филиалны берләштергән үзәк китапханә, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлек алып баралар. Аларда 152 кеше хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined