Түбән Кәминкәдә һинд киноларын сагыналар
1970-80нче елларда мәдәният йорты, клуб булган һәр авылда кинофильмнар күрсәтү аппаратлары бар иде. Бала вакытта да, яшьлек елларында да тамаша залларын тутырып нәфис фильмнар караган хәтердә. Түбән Кәминкә авылында 40еллап киномеханик булып эшләгән, инде мәрхүм Рәшит Моталлаповның исеме күпләргә таныш. Рәшит абый бу һөнәргә Казанда укып кайта, аппаратураны да, ул...
1970-80нче елларда мәдәният йорты, клуб булган һәр авылда кинофильмнар күрсәтү аппаратлары бар иде. Бала вакытта да, яшьлек елларында да тамаша залларын тутырып нәфис фильмнар караган хәтердә.
Түбән Кәминкә авылында 40еллап киномеханик булып эшләгән, инде мәрхүм Рәшит Моталлаповның исеме күпләргә таныш.
Рәшит абый бу һөнәргә Казанда укып кайта, аппаратураны да, ул вакытта ук фильмнарны рекламалау серләрен дә яхшы белә.
-Һинд киноларын, сугыш турындагы фильмнарның афишаларын алдан ук элеп, аларның якын көннәрдә буласын хәбәр итә иде Рәшит абый, - ди озак еллар мәдәният йорты директоры вазифасында эшләгән Фаил Гафиятуллин. - Ул елларда хәзерге кебек кәрәзле телефоннар булмаса да, һинд киносы күрсәтелү турындагы хәбәр авылда бик тиз тарала. Бу көнне олы яшьтөге абый-апалар да йорт эшләрен тизрәк тәмамлап, мәдәният йортына ашыкты. Андый фильмнар күрсәтелгән көннәрдә тамаша залы шыгрым тула. Өйдән урындыклар алып килүчеләр дә була иде.
Рәшит абый киномеханик эшенә керешкән елларда күчереп йөртелә торган аппаратлардан файдаланалар. Ул әлеге аппаратны да, кинофильм пленкалары тутырылган савытларны да алып барып Кармыш авылында да фильмнар күрсәтә. Элек бит хәзерге кебек техника да булмый, я ат, я юлаучылар белән йөри Рәшит абый.
Гадәттә, киноны Чирмешәннән сөт ташучы колхоз машиналары алып кайта. Көндезләрен атнага бер тапкыр укучылар өчен, ә кич белән өлкәннәргә кино әйләндерә якташыбыз.
1979 елда яңа мәдәният йорты төзелгәч, заманча аппаратура да кайта. Әкренләп малайлар да кул арасына керә башлый, аппаратны алар әйләндерә. 1995 елдан аның эшен улы Сәгыйть дәвам итә.
-7 класста укыганда мин кино күрсәтә идем инде, - ди Сәгыйть Рәшит улы. - Әти әкренләп киномеханик һөнәренең серләренә төшендерде. Күп караган фильмнарның пленкалары туза, еш өзелә. Аны тасмалар кайткач ук тикшереп, өзекләрен ялгый идек. Үзем дә бу эшне яратып, 20 еллап башкардым. 2015 елда мәдәният йортына ремонт ясаганда киноаппаратны сүтеп алдык, бик кызганыч булды, күпме хезмәт итте бит ул халыкка.
… Рәшит абыйның тырыш хезмәтен хөкүмәт тә югары бәяли, аңа 1981 елда ТАССРның "Иң яхшы киномеханигы" исеме бирелә, 1984 елда СССР кинематографиясе отличнигы күкрәк билгесе тапшырыла, социалистик ярышларда да беренчелекне бирмиҮ РСФСРның Мактау грамоталары да бар иде аның. Даими рәвештә планны үтәгән киномеханик районда да гел алдынгылар рәтендә булды.
-Видеокассеталар чыга башлагач, клубларда күрсәтелүче фильмнарның дәрәҗәсе төште, - ди Сәгыйть Моталлапов. - Дөрес, хәзер шәһәр халкы кабат кинотеатрларга йөри башлады, бәлки авылларда да кино заллары булдырып, тамашачыларны җәлеп итәрләр. Бергәләп фильм карауның тәме бүтән бит аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев