Чирмешән кибетеннән парфюмерия продукциясен урлаганнар
01 Үткән атнада янгын - коткару хезмәтенә чакыртулар булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсе диспетчерлыгына бер атнада 37 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Чирмешәндә "Магнит Косметик" кибетеннән билгесез кеше 30 мең сумлык парфюмерия продукциясе урлаган. Тикшерү бара. Авылдашыннан акча таләп иткән өчен Казанкада яшәүче 25...
01 Үткән атнада янгын - коткару хезмәтенә чакыртулар булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсе диспетчерлыгына бер атнада 37 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган.
Чирмешәндә "Магнит Косметик" кибетеннән билгесез кеше 30 мең сумлык парфюмерия продукциясе урлаган. Тикшерү бара. Авылдашыннан акча таләп иткән өчен Казанкада яшәүче 25 яшьлек ир - атка җавап тотарга туры килә.
Бәркәтәдә берәүдән азык - төлек урлаган 35 яшьлек ир үз гаебен танып полиция бүлекчәсенә үзе килгән.
Полиция хезмәткәрләренә карата аек булмаган хәлдә хурлау сүзләре әйткән өчен Иске Кадида яшәүче ир-ат җаваплылыкка тартыла.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 70 кешене ачыклаганнар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 25 кшегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә- якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 31 чакырту кергән. Фельдшер Пелагея Квакова әйтүенчә, аларның күпчелеге югары кан басымлы һәм хроник авыручылар янына булган. Өч кеше көнкүрештә җәрәхәт алу сәбәпле мөрәҗәгать иткән, ОРВИ белән чирләүчеләр дә булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 34 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев