Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге Рәҗәб ае башлана

Һиҗри елы белән 1438нче елда, милади елы белән 2017 елның 29 мартында Рәҗәб ае керә. Исламда айлар арасында дүрт изге ай санала, шуларның өчесе бер-бер артлы килә. Рәҗәб ае, Шәгъбән ае, Рамазан ае, дүртенчесе Һиҗри ел башы Мөхәррәм ае. Пәйгамбәребез (с.г.в) бу айлар турында Рәҗәб ае Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбән...

Һиҗри елы белән 1438нче елда, милади елы белән 2017 елның 29 мартында Рәҗәб ае керә.

Исламда айлар арасында дүрт изге ай санала, шуларның өчесе бер-бер артлы килә. Рәҗәб ае, Шәгъбән ае, Рамазан ае, дүртенчесе Һиҗри ел башы Мөхәррәм ае. Пәйгамбәребез (с.г.в) бу айлар турында Рәҗәб ае Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбән ае - минем ай, Рамазан ае - өммәтем ае дигән.

Бу айларның һәрберендә олы изге кичәләр бар. Рәҗәб аеның беренче җомгасы Рәгаиб кичәсе. Бу кичәдә пәйгамбәребезнең әтисе хәзрәти Габдулла беләнәнисе хәзрәти Әминәләрнең никахлашкан көннәре. Пәйгамбәребез (с.г.в)гә нигез салынган көн. Рәҗәб аенда икенче кичә Рәҗәб аеның 27сенә каршы кичә - Мигъраҗ кичәсе: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең күккә ашуы. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп төшүе Пәйгамбәребезгә 5 вакыт намаз укырга өммәтенә йөкләтелә һәм гөнаһлы бәндәләргә хыянәт көнендә шәфәгать итү хокукы бирелә. Мондый хокук бүтән бер пәйгамбәргә дә бирелмәгән. Бу айны хөрмәт итеп, олылап ихластан 1 көн ураза тоткан бәндәгә 7 тәмуг ишеге бикләнер, 8 көн ураза тотса, 8 җәннәт ишеге ачылыр дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в). Рәҗәб аеның һәр көне 6нчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр ди Пәйгамбәребез : бу Рәҗәб аенда харамнардан тыелып, күбрәк изгелекләр эшләргә тырышырга Аллаһым безгә насыйп итсен. Рәҗәб аенда бер изгелеккә мең әҗер сәвап язылыр диелгән. Бу ай - бәхет һәм бәрәкәт ае. Иртә һәм кичләрен гамәл-гыйбадәт белән уздыручылар гөнаһ эшләрдән, харамнардан тыелсалар кабер газабы күрмәсләр диелгән Пәйгамбәребез хәдисендә. Ә Пәйгамбәр белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк. Күңелең ихлас булсын. Шикләнерлек урын юк.Әмин.

Пәйгамбәребез әйтә: "Җәннәттә Рәҗәб исемле елга бар, әгәр бәндәм бер генә көн ураза тотса да шул елганың сөттән ак, балдан татлы шифалы ширбәтен авыз итәр" - дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в).

Аллаһым, инде безгә барыбызга да шушы изге айларны изгелекләр эшләп, матур итеп, шатлык белән, хәерле гамәлләр кылып уздырырга насыйп әйләсәң иде. Әмин.

Люцир Зыятдин,

Әмир мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined