Туймәттә яшәүче Сөләймановлар зарлана белми
Без әллә ничә сыер, башка эре мал да тотабыз. Ансат түгел, мәшәкатьле, әмма тырышканың - үзең өчен. Ай саен сөт сатудан гына да 30-40 мең сум акча керә. Ярый бит, иш янына - куш. Кем әйтмешли, әле "хөкүмәт" эшендә дә катнашабыз. Күптән түгел бер авыл хуҗалыгы җәмгыятеннән бер КамАЗ силос...
Без әллә ничә сыер, башка эре мал да тотабыз. Ансат түгел, мәшәкатьле, әмма тырышканың - үзең өчен. Ай саен сөт сатудан гына да 30-40 мең сум акча керә. Ярый бит, иш янына - куш. Кем әйтмешли, әле "хөкүмәт" эшендә дә катнашабыз.
Күптән түгел бер авыл хуҗалыгы җәмгыятеннән бер КамАЗ силос сатып алдык. Бик сыйфатлы азык, сөтне арттыра, малны көрәйтә. Гомумән, сыерларга яхшы тәрбия, мул азык та кирәк, ашатмасаң, продукция булмый. Моны белмәсәң, аңламасаң, малчылык белән бәйләнмә дә.
Кайберәүләр һаман зарлана: эш юк, акча аз, булышмыйлар, дип "елыйлар". Иренмәсәң, авылда шөгыль таба аласың. Күбрәк булышсалар ярый, килешәм, артык түгел. Безгә, мәсәлән, район читтән сөтле таналар, сыерлар алуда активрак булсын иде. Бәясеннән тормабыз. Күмәртәләп алганда, мал юньрәк төшә. Сөткә бәя гел югары торса тагын да яхшы.
Наил Сөләйманов.
Туймәт авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев