26 октябрь 2020 яңалыклары
-
КАЛЬЦИЙ аз да, күп тә булмасын
Рахит, остеопороз, теш черү – болар барысы да организмга каль ций җитмәү нәтиҗәсе. Ә инде бу микроэлементның кирәкле микъдардан артып китүе шулай ук зыянлы.
-
Чирмешән районының Кармыш авылында кече фермалар саны тугызга җиткән
Кармыш авыл җирлегендә кече һәм микро фермалар саны тугызга җиткән. Алар ел саен күбәя бара.
-
Чирмешәнлеләр, социаль ярдәм алуга гаризаларны өйдән җибәрергә мөмкин
Социаль ярдәм чараларын алучыга гариза язу һәм алу өчен, элек социаль ярдәм бүлегенә килергә кирәк иде. Хәзер исә гаризаны электрон ысул белән генә язып, социаль түләүләрне банк картасына күчертеп алырга мөмкин.
-
Чирмешән районында 2021 ел уңышын бүген үк кайгырталар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчүгә 9760 тонна орлыкны амбарларга кышкы саклауга салдылар.
-
Карбызны Яңа елга кадәр ничек сакларга?
Яңа ел каршылаганда кунакларыгызны гадәти булмаган сый белән куандырасыгыз киләме? Шулай икән, карбыз сатып алыгыз да (кибет-базарларда ноябрь башларына кадәр сатыла әле ул) бәйрәмгә кадәр саклагыз!
-
Яңа Куйбышев шәһәре мөселманнары башлыгын Чирмешән районының Әмир авылында җирләячәкләр
Самара өлкәсенең Яңа Куйбышев шәһәре мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйп Әхмәткәрим хәзрәт Миңнекәев вафат булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә, дип яза«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы 2021 елда төгәлләнәчәк
Казанда яңа юл төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты нигезендә алып барыла.
-
Бозауларның бер колагына QR-код куелачак
Мәгълүм булганча, ел башыннан терлекләрне Бердәм идентификацияләү башланды. Татарстанда әлеге системаны, беренчеләрдән булып, Арча һәм Балтач районнары сынады. Соңрак аларга республиканың 14 районы кушылды.
-
Йолдызнамә: 26 октябрь – 1 ноябрь
Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.