Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының Кармыш авылында кече фермалар саны тугызга җиткән

Кармыш авыл җирлегендә кече һәм микро фермалар саны тугызга җиткән. Алар ел саен күбәя бара.

- Быел Илшат Фәхрисламов – кече, Әхтәм Таҗиев макро ферма оештырдылар, - ди җирлек башлыгы Илдар Фәтхетдинов. - Былтыр андыйлар өчәү иде.

Илдус һәм Нәфисә Гыйниятуллиннар да мал асрап көн күрәләр.

- Кыш озын бит, 50 төргәкләп печән хәстәрләдек, саламыбыз да байтак, кабак та үстердек, - ди Илдус Гыйниятуллин. - Фураж салмасаң сөтне дә күп сава алмыйсың. Сыерларыбыз яхшы, Балтачтан алынганы аеруча, сөтне тиз җыя.

Бу гаилә кече ферма төзүгә 400 мең сум субсидия алган, аны абзарларын зурайтуга тотканнар.

Гыйниятуллиннар көн саен уртача 100-120 килограмм сөт саталар. Акчаны вакытында түлиләр, ди. Мал суеп, ит сату да шактый керем китерә. Үзләренең клиентлары бар. Әле бүген дә бер тана суярга җыеналар иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X