Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 2021 ел уңышын бүген үк кайгырталар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчүгә 9760 тонна орлыкны амбарларга кышкы саклауга салдылар.

-Бу тиешледән 30 процентка артыграк, көзге культураларның ничек кышлыйсын алдан әйтеп булмый, шуңа орлык запас белән әзерләнә, - ди “Россельхозцентр”ның ТР буенча филиалы район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов. - Бүген хуҗалыклар саклауга салынган орлыкларын чистарту белән мәшгуль. 13 мең гектарда көзге культуралар орлыклары җиргә күмдерелде.

Яхшы уңыш алу өчен сыйфатлы орлык чәчәргә кирәк. Шуның өчен аны дүрт ай аша тикшерергә. Орлыкның тишелешен, энергиясен, чисталыгын, корткычлар зыян салмаганмы икәнен октябрь ахыры – ноябрь башында тикшерәләр. Март аенда бу эшне кабатларга кирәк.  Монда инде орлыкның төрле авырулар белән зарарланмаганмы икәне дә ачыклана.

-Беренчеләрдән булып орлыкларын ”ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Кара Чишмә”, “Моляков” крестьян-фермер хуҗалыклары тикшерүгә китерде. Без, орлыкларның сыйфатын ачыклап, аларга беркетмә тапшырабыз, - ди Фәнил Шәрип улы. -  Әлеге эшне 15 ноябрьгә кадәр тәмамларга кирәк.

Хуҗалыклар барысы да чәчүлек орлыкны үз уңышларыннан әзерләгәннәр. Орлык яңартырга теләүчеләргә аны эзләп ерак йөрисе юк, элиталы орлыклар җитештерүче хуҗалык үзебезнең районда ук, “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыгында сатыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев