Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә: 26 октябрь – 1 ноябрь

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнаны тыныч кына, юк-бар мәсьәләләр белән башыгызны авырттырмыйча гына уздыру хәерле. Җае туры килгән саен ял итү ягын каерыгыз, туйганчы йоклагыз. Уяулыкны югалтмагыз, кәеф китүне сизсәгез, шундук табибка йөгерегез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ялгызлар өчен мәхәббәт мәсьәләсендә – хәлиткеч чор. Ай тулган бер мәлдә алар тормышын баштанаяк үзгәртәчәк бер кешене очратырга тиеш. Гаилә парларына килсәк, күбесе үтә дә бәхетле мизгелләр кичерәчәк. Барыннан да элек көтелмәгән зур гына керемгә, шулай ук күчемсез милек мәсьәләсенең шәп кенә хәл ителүенә бәйле булачак бу.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эшегезнең финанс ягы үзегезне әллә ни дулкынландырмас. Зур өмет-ышанычлар тудырырдай эшләрегез алда әле чөнки. Менә шуларны уңышлы башкарып чыгу, чыннан да, тормышыгызны тамырдан үзгәртеп, үзегезне чын байларча хис итү мөмкинлеге бирәчәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атна алдагысына караганда күпкә уңышлырак булып чыгачак. Беренчедән, карьера баскычыннан югарырак күтәрелү мәсьәләсе ачыкланып бетәчәк. Икенчедән, якын туганыгыз ирештергән хәбәр дөньягызны яктыртып җибәрәчәк. Йолдызлар ял көннәрендә бик барасы килгән җирләргә дә бармыйча торырга киңәш итә.  Юкка-барга акча чыгару – бер хәл, сәламәтлек турында да онытырга ярамый.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна башларында бераз гына дулкынланып алырга туры килмәгәе. Сәбәбе – томау төшү. Әмма куркасы юк: томау төшү – коронавиус ияртү билгесе түгел, гап-гади салкын тидерүне генә аңлата ул, дип юатмакчы йолдызлар. Бер эшлекле очрашу әңгәмәдәшегезгә карата романтик хисләр уятып җибәрергә мөмкин. Бу исә күңелегездә матур хыяллар бөреләнүгә китерер.

Кыз (24.08 – 22.09) Туганнарыгыз белән үзара килеп чыккан бер бәхәстә җиңеп, үзегезнең, чынлап та, акыллырак булуыгызны күрсәтерсез. Өс-баш, йөз-кыяфәтне кайгырту теләге атна ахырында кибетләргә зур «поход» белән төгәлләнер. «Шопинг терапиясе» алганнан соң, чыннан да, күңелегезгә тынычлык иңеп, үзегезне сәламәтрәк хис итә башларсыз шикелле.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә көтмәгәндә килеп чыккан бер вакыйга сезнең өчен бик файдалы булып чыгар. Беренчедән, вазыйфагыз үсүгә җирлек барлыкка килер, икенчедән… Гомумән, бу атна сезнең өчен искиткеч уңышлы узар. Шәхси тормышыгызда да үзегезне борчыган кайбер мәсьәләләрнең чишелеше табылыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Октябрьнең соңгы атнасында артык үҗәтлелек күрсәтеп маташудан мәгънә юк.  Кирәкмәгәнгә карышып, тирәгездәгеләр белән сүзгә керү,  өстәмә каршылыкка әйләнеп, көчегез һәм вакытыгызны гына алыр. Ничек тә үзара килешү юлларын эзләргә тырышыгыз. Шулай икән, инде бик тиздән менә дигән уңышка ирешеп куярсыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Ашык-пошык кына кабул ителгән бер карарыгыз өчен үкенергә туры килмәгәе. Хуш, аның әллә ни зур зыяны булмас, бәлки үзегез көткән нәтиҗәне генә бирмәстер. Бу атнада дус-ишләрегез артыр. Алар белән аралашу якын араларга бик күркәм планнар кору белән төгәлләнер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу чорда бик югары күтәрелергә яки, киресенчә, кинәт кенә егылып төшәргә мөмкинсез. Егылмас өчен артык кызык һәм отышлы тоелган тәкъдимнәргә сак карагыз: бары тик үз көчегезгә генә исәп тотып, бушлай сырның тозакта гына булуын истән чыгармагыз. Ә менә шәхси тормышыгыз өчен борчылырга урын юк: хәләлегез куанычлы хәбәрләр җиткерәчәк, балаларыгыз уңышлары белән сөендерәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Чын дусларның һәрвакыт яныгызда булуларын һәм кыен хәлдә, һичшиксез, ярдәм кулы сузуларын аңларсыз. Сүз уңаеннан, хәзер нәкъ менә шушы кешеләр белән аралашу сезнең өчен файдалы булыр һәм үз көчегезгә янә ышаныч хисе тудырырга булышыр. Атна ахырында хезмәттәшләрегез алдында абруегыз күтәрелеп китәр.

Балык  (20.02 – 20.03) Бу чорда көч-куәтегез алдагы атналардагы белән чагыштырганда бермә-бер күбәер. Организмыгызга энергиянең ургылып керүен үзегез дә  бик яхшы тоемларсыз. Сәбәбе нәрсәдә? Тормышка башкачарак – җиңелчәрәк карый башлауда һәм эштәге үзгәрешләрдә. Көчегез арту килеп туган буталчыклыкның очына чыгу, башваткычка тартым мәсьәләләргә ачыклык кертү мөмкинлеге бирәчәк.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X