Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

КАЛЬЦИЙ аз да, күп тә булмасын

Рахит, остеопороз, теш черү – болар барысы да организмга каль ций җитмәү нәтиҗәсе. Ә инде бу микроэлементның кирәкле микъдардан артып китүе шулай ук зыянлы.

КӨЧ ҺӘМ МАТУРЛЫК

Сөяк нык булу, сәламәт тешләр, чәч һәм тырнак кальцийга бәйле. Әгәр ул җитешмәсә, скелет кына түгел, мускуллар, шул исәптән йөрәк, ашказаны-эчәк тракты, бәвел чыгу юллары, кан тамырлары системасы зыян күрә. Шуңа да кальций организмга җитәрлек кадәр керергә тиеш. Ул бигрәк тә балаларга һәм кырык яшьтән узган кешеләргә кирәк.
Кальций сөт һәм әчегән сөт ризыкларында күп. Галимнәр әйтүенчә, микроэлемент организмга тиеш күләмдә керсен өчен андый ризыкларны көнгә 3 мәртәбә 200әр г ашау җитә. Ә менә даруханәдә сатыла торган кальцийлы препарат белән сак булыгыз. Гомумән, табиб белән киңәшми торып, аларны үз белдегең белән эчү тыела. Чөнки, беренчедән, кальций элементлары төрле: фосфат, лактат, глюконат, карбонат, цитрат һ.б. Аларның кайсын эчәргә икәнен белгеч кенә хәл итә ала. Икенчедән, организмга кальций җитмәүгә караганда аның артып китүе күпкә зыянлы. Ул гиперкальцемиягә, ягъни канда кальций микъдары артуга китерә. Буыннарга тоз утыруның да бер сәбәбе – шуның нәтиҗәсе. Шулай ук мускуллар тартыша, эч кибә, күңел болгана, кеше коса, кече йомышны үтисе килү теләге ешая, панкреатит авыруы башланырга яки кискенләшергә, буыннар шешәргә, сөяк кыегаерга мөмкин. Артык кальций кан тамырлары стенкасына да утыра.

Гиперкальцемиянең сәбәпләре төрле. Беренче урында нәселдәнлек тора. Калкансыман биздә тайпылышлар башланып матдәләр алмашы бозылу, гастритны дәвалау өчен төрле дарулар эчү...

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!

Кальций түбәндәге ризыкларда күп:
- яшел тәмләткечләр (кычыткан, салат яфрагы, петрушка);
- кузаклылар һәм чик ләвек;
- балык;
- дөге, бодай;
- кипкән җиләк-җимеш, бигрәк тә инҗир белән күрәгәдә күп;

Кальций үзләштерелсен өчен организмга башка матдәләр, әйтик, К2, Д витаминнары һәм магний керүе шарт.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X