26 июнь 2012 яңалыклары
-
Вәгъдә үтәлде
Яңа Кадида чыгарылыш классларының кичке бәйрәменә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камаловны да чакыралар. Авыл кырыенда, буа янындарак оештырылган мәҗлес барышында бу тирәдәге чүп үләннәренең күплегенә, аеруча янәшәдәге чишмәнең ташландык хәлгә килүенә гаҗәпләнгән җитәкче кичекмәстән монда тәртип салырга кирәклеген әйтә, бу эштә үзе ярдәм итәргә ышандыра һәм сүзендә тора да. Әлеге...
-
Беренче урынны яуладык
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы тагын бер бәйгедә җиңүче булды. 2011 - 2012 елларда РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын һәм Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барышын иң яхшы яктырткан өчен, "Сайлаучы һәм аның конституцион хокуклары" номинациясендә республика буенча беренче урынны яуладык. Шул уңайдан Казанда, бәйгене йомгаклау тантанасында, Татарстан Республикасында кеше...
-
Иске Котышта яңа үзәк булачак
Иске Котышта элеккеге колхозның административ бинасында ремонт дәвам итә. Биредә ике катлы бинаны тулысынча үзгәртеп коралар. Бүген төзүчеләр яңа стеналар күтәрәләр, искеләрен тигезлиләр, идәннәр ясыйлар. Шушы көннәрдә тәрәзәләр дә куя башлаячаклар. "Монда, күпфункцияле үзәктә, участок больницасы, даруханә, авыл җирлеге Советы, участок инспекторларының кабул итү пункты да урнашачак", - ди Иске...
-
Салкыннарга җылыда әзерләнәләр
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте ягу сезоны тәмамлану белән котельныйларда ремонт башлады. "Бүген безнең карамактагы үзәк, район үзәк больницасындагы, "Юбилейный" боз сараендагы һәм блок - модульле котельныйда ремонт үткәрәбез, - ди җәмгыять директоры Илнар Минһаҗев. - Өчесендә, нигездә, агымдагы ремонт кына була, казаннарны чистартып, җиһазларның төзеклеген тикшереп, буяу...
-
Контроль, исәп һәм сак кирәк
Агымдагы елда терлек урлау очраклары буенча, Россия ЭЭМның муниципальара бүлеге тарафыннан 6 җинаять эше кузгатылган, аларның өчесе ачылган һәм эшләр судка тапшырылган. Терлекчелек фермаларыннан мал урлау - иң киң таралган җинаятьләрнең берсе. Хуҗалыклар җитәкчеләрен даими кисәтеп торуга карамастан, фермаларда төнге каравыл оештырылмый, күбесендә яктырткычлар эшләми, ишекләр бикләнми, анда эшләүчеләрне контрольдә...
-
Сыер да жәл түгел
Сабантуй бәйрәме уңаеннан, Дмитрий Кузнецов бозау белән бүләкләнгән. "Сөлчә" җәмгыяте идарәсе аның тырыш хезмәтен шулай бәяләгән. Дмитрий Арсентьевичка бозау гынамы, сыер да жәл түгел. Ел буе, һәр көнне фермада ул. Ат белән азык та кертә, бозаулар да караша, кая кушсалар, шунда бара, карышмый. -Сигезенче класстан соң эшкә чыктым, - ди...