Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Вәгъдә үтәлде

Яңа Кадида чыгарылыш классларының кичке бәйрәменә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камаловны да чакыралар. Авыл кырыенда, буа янындарак оештырылган мәҗлес барышында бу тирәдәге чүп үләннәренең күплегенә, аеруча янәшәдәге чишмәнең ташландык хәлгә килүенә гаҗәпләнгән җитәкче кичекмәстән монда тәртип салырга кирәклеген әйтә, бу эштә үзе ярдәм итәргә ышандыра һәм сүзендә тора да. Әлеге...

Яңа Кадида чыгарылыш классларының кичке бәйрәменә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камаловны да чакыралар. Авыл кырыенда, буа янындарак оештырылган мәҗлес барышында бу тирәдәге чүп үләннәренең күплегенә, аеруча янәшәдәге чишмәнең ташландык хәлгә килүенә гаҗәпләнгән җитәкче кичекмәстән монда тәртип салырга кирәклеген әйтә, бу эштә үзе ярдәм итәргә ышандыра һәм сүзендә тора да.

Әлеге хәлдән соң нәкъ бер ай дигәндә нәкъ шул урында икенче бәйрәм булды - төзекләндерелгән чишмәне кабат ачтылар. Чишмә генәме соң, гектарлап мәйданны санаулы көннәр эчендә гөлбакча иткәннәр: элеккеге йортларның черек агачларын, чүп - чарны җыеп алганнар, алабута һәм кычытканнарны чапканнар, җирне тигезләп клумбалар ясаганнар, ераклардан аллы - гөлле чәчәкләр алып кайтканнар, бик матур койма, хәтта беседка ясап куйганнар.

-Изге эш булгач, акчасы да, осталары да тиз табылды, - ди бу колачлы "проектның" хуҗасы Рәдис Әсхәт улы. - Колхозыбыз да, "Барс" кибете, Иске Кадидагы кафе, пекарня да булыштылар. Аеруча осталарга рәхмәт. Ошбу объектта төрле эшләр башкарган Халит Шәмсетдинов, Фазыл Ихтисамов, Рөстәм Кәлимуллин, Хәлил Нәсыйбуллин, Ренат Кыямов, Нияз Минсафин, Әнвәр, Румия, Илсур Заһретдиновлар аерым макталып, нәкъ бүген акчалата бүләкләнделәр.

Билгеле, бу мәйданның үзәге - "Чәчәкле алан" чишмәсе. Аңа исемне дә бүген генә кушканнар. Элек монда чәчәкле болыннар күп булган икән. Ә чишмә, 1958нче елда бугай, нефтьчеләр бораулаган скважинадан су ала. Кызык инде, скважина, су чыга торган урын буа эчендә, су аннан көчле басым белән, торба буйлап, насослардан башка яр буена агып килә һәм инде яңа боҗра, бура төшерелгән урынга җыела. Хәтта бик коры елларда да кипмәгән ул.

-Мин Лашман кызы, монда 1948нче елда килен булып төштем. Бездә тыкрык саен чишмә, ә Яңа Кадида чиста суга тилмерәләр икән, - ди укытучы ветеран Оркыя Исхакова, элеккегене искә төшереп. - Мәңге онытасым юк, кер чайкарга төшүчеләр күбәйгәнче, иртәнге сәгать биштә үк шул тирәдәге инешкә ашыгабыз. Хәзер, Аллага шөкер, суы бик тәмле менә бу чишмәбез бар.

"Чәчәкле алан" чишмәсен кабат ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде. "Изге эш беркайчан онытылмый, әлеге су чыганагын, тирә - юньне чисталаган, яңарткан һәркемгә, аеруча "Кади" рәисе Рәдис Әсхәт улына зур рәхмәт, - диде ул. - Су искиткеч кодрәткә, сихәтләндерү көченә ия байлык. Чишмәгезне, гомумән, табигатьне кадерләгез, аларның рәхәтен күрегез. Район җитәкчелеге сездә дә урамнардагы су челтәрләрен, юлларны төзекләндерү буенча конкрет чаралар билгеләде. Туган, торган җиребезне бергәләп матурлыйк!"

Авыл мәчетенең имамы Җәүдәт ага Шәймарданов бүген аеруча дулкынланды. "Без бит 1980нче елга кадәр нәкъ шушы җирдә яшәдек, өебез янгач кына арырак күчендек, - ди ул. - Буа буалаганчы бу урыннарда дистәләп гектарда болыннар җәйрәде, бик матур иде. Аллаһының рәхмәте яусын, авылыбыз кияве Рәдис ярдәме белән безнең нигез яны кабат нурга күмелде".

...Йөзләрчә кеше, авылның үзешчән артистлары, мәктәп укучылары, дистәләп кунак катнашында бүгенге кичтә, 21 июньдә бик зурлап үткәрелгән бәйрәм - Яңа Кади - Утыз Имән тарихында тагын бер онытылмас вакыйга.

Кадыйр Гомәров.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Кади “Кади” җәмгыяте “Чәчәкле алан” чишмәсе