25 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешән районы бухгалтерын 100 мең сум акча белән бүләкләгәннәр
“2018 елда Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина “Иң яхшы бухгалтер” номинациясендә җиңү яулаган.
-
Шәүкәт Гатинны медаль белән бүләкләделәр
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Фатыйх улы Гатин, ТР Президенты Указы нигезендә, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде.
-
Әккәрәй юбиляры җәен – бакчачы, кышын – кул эшләре остасы
Әккәрәй авылыннан Анастасия Кириллова бәйләргә ярата. оекбаш, бияләйләр, урындык япмаларын туганнарына, таныш-белешләренә дә бүләк итә. Ә җәен әби кеше балаларына бакчада булыша икән.
-
Чирмешән районының террорчылыкка каршы комиссиясе бәйрәмнәр уңаеннан утырыш үткәрде
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек, һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим.
-
Чирмешән музеенда быел 4281 кеше булган
Туган як тарихы музеена күбрәк мәктәп укучылары йөри. Шулай да, 2018 елда, аннан алдагы елдагыга караганда 18 яшьтән олыраклар монда шактый килгән.
-
WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ачылышында Россия һәм чит илләрдән 500 артист катнашачак
Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында киләсе елның 22-27 августында узачак.
-
Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак
Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.
-
Ивашкино мәктәбе укучыларын судка чакырганнар
Дөрестән дә, соңгы вакытта район суды бинасында балаларны, нигездә, өлкән класс укучыларын еш күрергә мөмкин. Алар монда экскурсиягә киләләр.
-
Чирмешән осталары үз эшләреннән ярминкә оештырдылар
Районда кул эшләре осталары аз түгел, берәүләр төсле җепләрдән матур киемнәр бәйләсә, агачтан төрле җиһазлар, картиналар ясаса, икенчеләр төрле бизәнү әйберләре – алкалар, брошкалар, сувенирлар эшләү белән мәшгуль.