25 октябрь 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндә хат ташучылар көненә унар километрны җәяү узалар
Татьяна Яландаева Чирмешәндә хат ташучы булып эшли, бу хезмәттә әле ике генә ай.
-
Чирмешән районы укучылары 98 тонна макулатура, 11 тонна пластик савыт-саба җыйганнар
Район мәктәпләре укучылары бер атнада (11 – 18 октябрь көннәрендә) 2 тонна 760 килограмм макулатура һәм 490 килограмм пластик җыйганнар. Ә ел башыннан 98 тонна 667 килограмм макулатура, 11 тоннадан күбрәк пластик тупланган.
-
Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
-
Бәркәтә кырларында агу сиптергәч, умарта кортлары зыян күрде
Газетаның 18 октябрь санында Самат Ризвановның “Ничек тиеш, шулай эшләсеннәр иде” дип исемләнгән мәкаләсе чыкты. Иң беренче чиратта, мәкалә авторына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. киләчәктә дә аңа Аллаһым хаклыкта һәм иманда ныклык насыйп итсен. Авторның үз фикерләре, минемчә, күпләрнең уй-фикерләре белән туры килә.
-
Чирмешәндә агрономнарның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк
Соңгы елларда авыл хуҗалыгында, аеруча игенчелектә, эш шартлары яхшыра бара. Басуларга яңа, заманча җиһазландырылган авыл хуҗалыгы машиналары чыга, техника кабиналарында хәтта компьютерлар да куелган. Технология процесслары да камилләшә бара.
-
“Хыял” диплом белән бүләкләнгән
Иске Үтәмешнең “Хыял” фольклор коллективы Лениногорск шәһәрендә узган “Безнең йорт – Татарстан” этно-мәдәни фестивалендә чыгыш ясаган һәм Диплом белән бүләкләнгән.