Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә агрономнарның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында, аеруча игенчелектә, эш шартлары яхшыра бара. Басуларга яңа, заманча җиһазландырылган авыл хуҗалыгы машиналары чыга, техника кабиналарында хәтта компьютерлар да куелган. Технология процесслары да камилләшә бара.

Ләкин, халык әйтмешли, һәр медальнең икенче ягы да бар. 12-20 тонналы югары җитештерүчән техника туфракка тискәре йогынты ясый, аның структурасы бозыла. Югары уңыш алыр өчен бик күп неорганик матдәләр – минераль ашламалар, пестицидлар, гербицидлар кулланалар, алар да туфракка һәм тереклеккә тәэсир итә.

Уңыш уңдырышлылыкка, вегетация чорындагы температура режимына, технология таләпләре үтәлешенә, туфракны сыйфатлы эшкәртүгә, ашламаларны, гербицидларны, пестицидларны дөрес файдалануга бәйле. Һәм бик күп нәрсә кеше факторыннан – җитәкчеләрдән һәм белгечләрдән дә тора.

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары, элеккеге  агрономнар: Туймәттә яшәүче 90 яшьтән узган Самат Рәҗәпов, Фрунзе исемендәге һәм “Дружба” колхозларында хезмәт куйган Петр Ларуков, Лашманнан Тәлгать Исхаков, ул әле үсемлекләрне яклау буенча район хезмәтен дә җитәкләде, колхоз рәисе һәм шулай ук агроном булып эшләгән Солтан Хәлиуллин намуслы һәм инициативалы хезмәт үрнәге булып торалар.

Кызганыч, үз вакытларында бик абруйлы һәм белемле  Владимир Трофимов, Шәһит Сәгыйров, Илья Варкичев, Леонид Кваков һәм Георгий Кваков, Рәшит Гомәров кебек белгечләр  - агрономнар инде арабызда юк. Алар барысы да җирдә эшләп танылган якташларыбыз.

Агроном – ул авылда һәрвакыт кирәкле һәм  ихтирам ителүче һөнәрләрнең берсе булды. Ул  кырлар технологы гына түгел, ә авылдашларының да бакчада яшелчә үстерү буенча беренче киңәшчесе иде. Кызганыч, соңгы елларда бу һөнәрнең абруе төште. Бүген  районга уку йортлары тәмамлап эшкә кайткан яшь белгечләрне бармак белән санап чыгып була. Димәк, минемчә, агрономнарны әзерләүгә  һәм аларның авылда калуларына игътибарны артырырга кирәк. Шул вакытта гына җирдә эшләүнең нәтиҗәсе булыр.

Харитон Митюков, хезмәт ветераны.

Чирмешән авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X