“Хыял” диплом белән бүләкләнгән
Бәйгеләр

“Хыял” диплом белән бүләкләнгән

Иске Үтәмешнең “Хыял” фольклор коллективы Лениногорск шәһәрендә узган “Безнең йорт – Татарстан” этно-мәдәни фестивалендә чыгыш ясаган һәм Диплом белән бүләкләнгән.

Фестивальнең төп максаты – республикада яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту, күп милләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

Иң яхшы чыгышлар 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Казан шәһәрендә узачак “Безнең йорт – Татарстан” фестивалендә күрсәтеләчәк.

фото: Резида Галиева

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев