Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хат ташучылар көненә унар километрны җәяү узалар

Татьяна Яландаева Чирмешәндә хат ташучы булып эшли, бу хезмәттә әле ике генә ай.

-Яктан караганда гына җиңел, почта тарату саулык, сабырлык та сорый, - ди ул. –Мин Амур ягында газета-журналлар, пенсия дә таратам. Көненә чама белән ун километр араны җәяү узарга туры килә. Район газетасын үзебез дә яратып укыйбыз, кайда нәрсә булган, була, кемнең кайчан туган көне – барын да белеп торабыз.

Елена Зотова инде тәҗрибәле, 19 ел стажлы хат ташучы. Үз хезмәтен яратып башкара.

-Безгә яшьләр бик килми шул, килсәләр дә, озак эшләмиләр. Газета-журналлар гына түгел, пенсия дә таратабыз без, товар да сатабыз, - ди ул.

Елена Гладкова нефтьчеләр поселогы ягында ике йөзләп йортка почта китерә. Диана Миронова  сортировкалау эшендә, кадрлар җитмәгәч,  аны хат ташучы итеп тә билгеләгәннәр.

-Безгә әле тагын берничә белгеч кирәк, - ди райондагы почта участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова.

Кызганыч, әлеге хат ташучылар белән район газетасы редакциясендә шушы көннәрдә узган очрашуда билгеләп үтелгәнчә, район үзәгендәге кайбер урамнарда почта вакытында таратылмау фактлары да бар. Андый хәлләрне булдырмыйсы иде, халык бит матбугатка акча түләп языла,газета-журналлардагы хәбәрләрне свежий килеш укырга тели.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев