Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары 98 тонна макулатура, 11 тонна пластик савыт-саба җыйганнар

Район мәктәпләре укучылары бер атнада (11 – 18 октябрь көннәрендә)  2 тонна 760 килограмм макулатура һәм 490  килограмм пластик җыйганнар. Ә ел башыннан 98 тонна 667 килограмм макулатура, 11 тоннадан күбрәк  пластик тупланган.

Җыелган макулатураның 88 тоннасын сатып, 417  мең сум тирәсе керем алынган. Барлык макулатураны укучыларга бүлеп исәпләгәндә һәркайсына уртача 42 килограмм туры килә.  Пластикның 8 тоннадан артыгы 81 мең сумнан күбрәк табыш китергән.

Макулатура җыю буенча Чирмешән лицее һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты алдынгылар рәтендә. Бер балага бүлеп исәпләгәндә, лицейда – 45, кадетларда 97 килограммнан да күбрәк икенчел чимал җыйганнар. 1 нче Чирмешән, Туймәт, Бәркәтә мәктәпләре дә байтак макулатура туплый аганнар. Ә менә Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләренә бу өлкәдә бераз активлашырга кирәк.

Кадетлар мәктәп-интернаты пластик җыю буенча да 26 мәктәп арасында беренче. Уртача алганда, аларда бер укучы бу төр чималны 11 килограммга якын туплаган, район укучыларына бүлгәч, бу күрсәткеч  5 килограмм чамасы гына туры килә. Шуның өчен дистәләгән мәктәпкә, аеруча, Түбән Кармалка һәм Утыз Имән укучыларына ныграк тырышу сорала.

Тирә-юньдә, юл кырыйларында әле һаман күпме пластик шешә аунап ята. Җыеп алсак, авылларыбыз чистарыр, ә мәктәпләргә өстәмә керем булыр иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев