Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә кырларында агу сиптергәч, умарта кортлары зыян күрде

Газетаның 18 октябрь санында Самат Ризвановның “Ничек тиеш, шулай эшләсеннәр иде” дип исемләнгән мәкаләсе чыкты. Иң беренче чиратта, мәкалә авторына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. киләчәктә дә аңа Аллаһым хаклыкта һәм иманда ныклык насыйп итсен. Авторның үз фикерләре, минемчә, күпләрнең уй-фикерләре белән туры килә.

Безнең Бәркәтә авылында да нәкъ шулай булды, авылны чолгап алган көнбагыш җирләренә  инвестор сентябрь аенда көн аралаш диярлек самолеттан химикат сиптерде. Минем бу кадәр үсемлекләрне агулаганнарын күргәнем юк иде әле. Ә бит күп кенә көнбагыш басулары авылның бәрәңге бакчалары яныннан башлана, терәлеп тора. Бу алай булырга тиеш түгел. Рапс, көнбагыш чәчеләсе территорияләр авыллардан кимендә 5-6 километр читтәрәк булырга тиештер. Шуңа күрә быел Россиядә, Татарстанның кайбер районнарында умарта кортлары үлде, юкка чыкты, кимеде.

Самат Ризванов бик мөһим экологик проблема күтәрә, бу хакта дәшмичә калырга ярамый. Экологик проблемадан тыш мине мәсьәләнең икенче ягы борчый, нишләп авыл янында, аның янәшәсендә буш җирләр калдырмыйлар икән? Бу бит авыл халкына малын йөртергә, кош-корт асрарга да урын булмый дигән сүз. Авыл бит гел шулай кимү, бетү, картаю ягына бармас, авылда калучылар, яшәргә кайтучылар булыр, булачак дип уйлыйм. Авылда яшәгәч, мал-туар асрарга тырышырлар, ә аның өчен шартлар, уңайлыклар да кирәк.

Безнең авыл йортлары бик тыгыз урнашкан, тыкрыклар арасы да бик тар. Халык гомер буе диярлек малны нужа һәм авырлык белән асрады, шәхси хуҗалык малларын йөртү өчен җир-болыннар булмады, гел урман тотып шунда көтү йөрттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, азапланды халык, шуңа да авылдан киткәннәрдер, мал асрарга теләмиләрдер. Ә башка авылларда вак мал-туарны бакча башларына, тыкрыкларга бәйләп куялар, иркенлек.

Язмамда ассызыклап шуны әйтәсем килә, әлбәттә, инвесторлар беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгырталар, табыш алырга тырышалар. Әмма аларның эшләреннән авыл халкы, табигать зыян күрергә тиеш түгел, шуңа да без, пайчылар, авыл янындагы басу-кырларны фермерлык эшен башларга җыенган авыл егетенә бирергә телибез. Бу эш уңай хәл ителсә, яхшы булыр иде. Эшләгән эшең, хезмәтең үзеңә генә түгел, башкаларга да шатлык-сөенеч бирсә генә әҗер-саваплы була. Бүгенге көн узган инде, көнбагышны суктыралар, иртәгәсен дә уйласак, кайгыртсак иде.

Сәрия Бикбова.

Бәркәтә авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев