25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә “Тоннель” операциясе уза
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы 26 октябрьдә район үзәгендә кабат "Тоннель" операциясе узачак. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр руль артындагыларның юлда кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, әлеге чара иң беренче чиратта юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очракларын, руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән...
-
Исерек шофер “буханка”ны күрмәгән
Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыллары арасындагы юлда исерек кеше идарә иткән "Калина" машинасы кичке буйда юл кырыенда туктап торган УАЗ автомашинасына бәрелә. Машиналар яхшы ук җимерелгән, шөкер, кешеләре хет исән-сау. -УАЗ - "буханка" йөртүчесе эштән чыгучы нефтьчеләрне көтеп торган, бәхеткә, машинага әле кешеләр утырмаган була. Руль артына аек булмаган йөртүче...
-
Наил Шәйхетдинов турында «Мин сәхнәдә рухани» дип исемләнгән китап дөнья күрде
28 октябрьдә 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичәдә Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дуслары,...
-
Иске Үтәмештә мини-фермалар саны арта
Автор фотосы Бу авылда быел өч гаилә мини-фермалар төзү өчен субсидия алырга чиратта тора. Дөресрәге, сигез баш сыер асраучы Алсу һәм Таһир Изатуллиннарга мини-ферма төзергә 200 мең сум бирелгән дә инде, моңа өстәп алар район ярдәме белән 1 мең 900 данә блок та алганнар. Аларның төзелеш эшләре төгәлләнгән дә дип...
-
Чирмешәндә православие оешмалары җитәкчеләре киңәште
Районның православие оешмалары җитәкчеләре район башлыгы белән очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Дини оешма вәкилләре шушы көннәрдә мөһим мәсьәлә - 2015 елдан бирле райондагы православие дин йортларында уздырылган ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре турында сөйләштеләр. Әлеге киңәшмәдә ТР Президентының Эчке сәясәт департаментның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча дәүләти-конфессиональ...
-
Кармыш кызы Гөлназ Гатина - “Татар кызы – 2017“ бәйгесендә җиңүче
Татар-информ сайты фотосы Уфада үткән бу халыкара бәйгедә Гөлназ Гатина Татарстан Республикасы данын яклады, финалда илнең төрле өлкәләреннән һәм Казахстаннан килгән 11 кыз белән ярышты. -Безнең кызыбызга көч биргән һәркемгә зур рәхмәт, - ди Уфадагы бәйгегә үзе дә барган, Гөлназны җиңүгә рухландырган әтисе Шәүкәт Фатыйх улы. -Артык сөенергә дә ярамый,...