25 февраль 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә машина йөртүче авария урыныннан качкан
22 февраль көнне район территориясендә ике юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренче очракта авария китереп чыгарган машина хуҗасы һәлакәт урыныннан качкан. Кара Чишмә ягыннан килүче җиңел машина утын - поворотнигын кабызып, Туймәткә таба борыла башлый. Шул вакытта аңа йөк машинасы килеп бәрелә, нәтиҗәдә җиңел машина юлдан читкә төшә. Фура, тизлекне...
-
Илдар Кыямов Кара Чишмә турында китап чыгара
Журналист Илдар Кыямов туган авылы - Кара Чишмә тарихы турында китабын басмага әзерләп биргән. Ел ахырында әлеге хезмәт дөнья күрергә тиеш. Якташыбыз бу хакта авылдашлары белән очрашу кичәсенә кайткач хәбәр итте. Илдар Кыямов - сүз остасы, пародист, журналист, диктор буларак танылган шәхес. Киләчәктә карачишмәлеләр аның кебек билгеле авылдашлары белән күрешүләрне...
-
Мәктәпләрдә җиңүчеләр Чирмешәнгә киләчәк
Районда инде сигезенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе үткәрергә җыеналар. Катнашучылар - чуваш, рус, әрмән, әзербайҗан һәм башка милләт балалары башта мәктәпләрдә ярышып, аларда иң югары бәя алучылар Чирмешәнгә чакырылачак. Бәйгедә укытучылар да татарча белемнәрен сыный ала. Татар балалары арасында җиңүчеләр мәктәпләрдә үк ачыкланачак. 17 мартта үтәчәк чираттагы бу бәйге...
-
Чирмешәннең иң яхшы волейболчылары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән районында язгы ташуларга әзерлек бара
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе "2016 елгы язгы су ташулар чорында Чирмешән муниципаль районы халкын һәм территорияләрен саклау буенча чаралар турында" карар кабул итте. Районда язгы су ташуларга каршы комиссияләр оештырылды, аларның башлыкларына авыл җирлекләренең гидротехник корылмалары беркетелде, су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды. Авыл хуҗалыгы һәм...
-
Казанка ветераны Берлинны да алышкан
1943нче елның көзендә сугышка китеп, Җиңү көнен Берлинда каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры, бик күп медальләр иясе, Казанкада яшәүче Роман Иванович Королевка 22 февральда 90 яшь тулды. Роман Королев Куйбышев өлкәсенең Чаллы - Вершина районында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. 30нчы елларда Королевлар әүвәл Искра...
-
Күчмә Кубок - Чирмешәндә
Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында бәйгесендә Чирмешән авыл җирлеге командасы - җиңүче, 15 мең сум акчалата бүләк һәм күчмә Кубок иясе. Финал уеннары "Ватан сакчысы көне"ндә район мәдәният йорты спорт залында үтте. Әлеге ярышта икенче урынга чыккан "Электросеть" командасына - 10 мең, Утыз Имән егетләренә 5 мең сум күләмендә...