Журналист Илдар Кыямов туган авылы - Кара Чишмә тарихы турында китабын басмага әзерләп биргән. Ел ахырында әлеге хезмәт дөнья күрергә тиеш. Якташыбыз бу хакта авылдашлары белән очрашу кичәсенә кайткач хәбәр итте.
Илдар Кыямов - сүз остасы, пародист, журналист, диктор буларак танылган шәхес. Киләчәктә карачишмәлеләр аның кебек билгеле авылдашлары белән күрешүләрне...
Журналист Илдар Кыямов туган авылы - Кара Чишмә тарихы турында китабын басмага әзерләп биргән. Ел ахырында әлеге хезмәт дөнья күрергә тиеш. Якташыбыз бу хакта авылдашлары белән очрашу кичәсенә кайткач хәбәр итте.
Илдар Кыямов - сүз остасы, пародист, журналист, диктор буларак танылган шәхес. Киләчәктә карачишмәлеләр аның кебек билгеле авылдашлары белән күрешүләрне даими итмәкче. Ә тәүге кичәгә Илдарны дәшәргә булганнар. Форсаты да чыгып тора, февраль аенда аңа 45 яшь тулды.
Кичә үткәрү хакында тәкъдим ясагач, ул:
- Мин андый зур кеше түгел бит инде, бәлки, кирәкмәстер, дигән иде. Илдар абый, кирегә юл юк, инде белдерүләр эленгән, кунаклар чакырылган, кайтмыйча булмый, дип, бераз хәйләләргә да туры килде, - дип шаяртып алды Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәдиф Халиков, сәхнәгә чыккач.
Илдар Кыямовның иҗат кичәсендә залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык өчен хәтта өстәмә урындыклар да куярга туры килде. Яраталар аны авылдашлары. Оста бит үзе дә. Кирәксә сөйләп җибәрә, авыл мәзәкләре аның авызыннан тагын да "тәмлерәк", кызыграк килеп чыга сыман. Якташыбыз җырга да маһир: консерватория тәмамлаган белгеч. Бии белмим дигән иде дә, Кара Чишмә сәхнәсендә анысын да булдырды бу көнне.
-Минем чит илләрдә - Финляндиядә, Латвиядә чыгыш ясаганым бар. Быел Лондонда Сабан туе алып бардым. Җаваплылыгы бар, тик менә авылдашлар алдында чыгыш ясау - минем өчен аннан да зур сынау. Кайда гына булсам да, нинди дәрәҗәләргә генә ирешсәм дә, үземнең "печник Әгъләм малае" икәнлегемне, Кара Чишмәмне онытмыйм, - диде кунак.
Илдар Кыямов авылдашлары - "Саз" ансамбле җитәкчесе, музыкант, баянчы Рифкать Гомәров турында китап чыгарып мактаулы гамәл башкарган иде. 1998 елдан исә авыл тарихы турындагы басма өчен дә мәгълүматлар җыя башлаган.
-Материал туплау шактый четерекле хезмәт. Хәзер китапны бастыру өчен финанс ярдәме кирәк. Хәллерәк якташлар булышмаслармы икән, - ди автор. - Минем өчен хәтта авылдашларыбызның кушаматлары да - тарихи мәгълүмат. Чөнки еллар үтәр, киләсе буыннарга кушаматлар да кызыклы булыр. Аларның кайберләре китапка керде, үпкәләмәссез, авылдашлар, судка бирмәссез дип өметләнәм, - дип шаяртты Илдар Әгъләм улы. Бу урында халык кул чапты. Димәк, кушаматлар аркасында тавыш чыкмас.
Башкарган шушы хезмәтләренә бәя биреп, чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Илдар Кыямовка Чирмешән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Кичәдә Илдарның улы Ихтыяр саксофонда уйнап күрсәтте. Якташыбызның олы улы Идел исә хәзер Балтыйк диңгезендә хезмәт итә. Әниләре Мөршидә - журналист. Район газетасы белән килә торган "Атна вакыйгалары" кушымтасындагы язмалары аша ул райондашларыбызга яхшы таныш.
Бу көнне әбиләр сәхнәгә зәм-зәм суларына кадәр күтәреп менделәр. Берәү, махсус, Илдарга дип. җәймә пешереп килгән. Ахырдан мунчага, чәйгә килеп-килеп чакырдылар үзен. Күңеленә яткан кешесен кунак итә, кадерли шул безнең халык.
Нет комментариев