24 июль 2015 яңалыклары
-
Әмирдә Сабантуй була
25 июльдә бу авылда, инде өченче ел рәттән, халкыбызның милли бәйрәме үткәрелә. Сәгать 10да башланачак Сабан туена Казаннан байтак популяр җырчылар һәм артистлар да киләчәк. Фото Гульсиры Шарифуллиной.
-
Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле тагын бер кеше теркәлгән
Районда ВИЧ-инфекцияле 16 кеше (8 ир-ат, 8 хатын-кыз) исәптә тора. Бер очрак быел теркәлгән. Әлеге яман чир безнең районда тәүге тапкыр 2001 елда ачыклана, шуннан соң бу күрсәткеч 29га җиткән. Муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында башка кайбер саннар да аталды, ВИЧ-инфекциялеләрнең социаль статусы һәм диспансерлаштыру эше хакында сүз барды....
-
“Чирмешән АГРО” җәмгыяте уракка төште
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте уракка төште. Комбайннар көзге бодайны кырларында игеннәрне теземнәргә сала, уңышны суктыра башлаганнар. -Быел урып - җыю эшләрендә дүрт комбайн: "Тукано", "Дон" һәм ике "Полесье" катнашачак, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.- Һәр комбайнда икешәр механизатор эшли. 800 гектар мәйданнан уҗым бодае һәм арыш, 2000 гектардан сабан культуралары...
-
Мин түлим, син дә түлә
Бер райондашыбызның, еллар буе түләмәгәнлектән, йөк автомашиналары өчен 480 мең сум салым бурычы җыелган. Әле шуңа 120 мең сум пеня дә өстәлгән. Югыйсә, инде узган 2014нче ел өчен салым түләргә вакыт җитүе хакында квитанцияләр килде. Безнең халык өч төрле: милек, җир һәм техникасы булганнар транспорт салымы түли. Район башкарма комитеты...
-
Күтәмәдә төлкеләр тынгы бирми
Алло, исәнмесез. Кадерле редакция, сезгә Күтәмә авылыннан шалтыратам. Без - Школьная урамында яшәүчеләр соңгы вакытта төлкеләрдән нык иза чигәбез. Ерткыч бер көнне бер күршебезнең биш тавыгын алган, икенче күршебез дүрт чебешеннән колак какты. Бер-берсен 250 сумга сатып алдык бит без аларны. Төлке, оятсызланып, урамда көпә-көндез үк йөри башлады. Каникулга шәһәрләрдән...
-
Чирмешәндә бер укучы аттестатсыз калган
Быел районда бер укучы математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча, аттестатсыз калган. Кабат ул имтиханны октябрь аенда бирә алачак. Үткән уку елында безнең районда 155 укучы 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, укучылар арасында, җәмгыять белеме (72 укучы), физика (52), биология (32), химия (19), тарих (19) кебек...
-
Бар байлыгыбыз агач чемоданда иде
Мин республикабыздан 10 яшькә генә яшьрәк икән, быел 85 яшь тула. Мин яшәгән чорда гына да илебездә күпме үзгәрешләр булды. Үткәннәрне уйлыйм да, бүгенге тормышыбызга сөенеп бетә алмыйм. Иң элек, алар да онытылмый шул, Бөек Ватан сугышы безнең балачакны кыскартты. 1941 елда мин 4 классны тәмамладым, шуннан соң укуны дәвам...