Районда ВИЧ-инфекцияле 16 кеше (8 ир-ат, 8 хатын-кыз) исәптә тора. Бер очрак быел теркәлгән. Әлеге яман чир безнең районда тәүге тапкыр 2001 елда ачыклана, шуннан соң бу күрсәткеч 29га җиткән.
Муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында башка кайбер саннар да аталды, ВИЧ-инфекциялеләрнең социаль статусы һәм диспансерлаштыру эше хакында сүз барды....
Районда ВИЧ-инфекцияле 16 кеше (8 ир-ат, 8 хатын-кыз) исәптә тора. Бер очрак быел теркәлгән. Әлеге яман чир безнең районда тәүге тапкыр 2001 елда ачыклана, шуннан соң бу күрсәткеч 29га җиткән.
Муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында башка кайбер саннар да аталды, ВИЧ-инфекциялеләрнең социаль статусы һәм диспансерлаштыру эше хакында сүз барды.
Район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Рәфис Гафуров белдергәнчә, ВИЧ - инфекциялеләр даими контрольдә тора, андыйлар флюорографик һәм лаборатор тикшеренүләр уза. Кызганыч, авыруларның кайберләрен лаборатор тикшеренүгә алып бару кыен. Гадәттә, ВИЧлылар - эшсезләр, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр. Вакытында дәваланмаса, ВИЧ - инфекцияле авыруны СПИД кебек тагын да яманрак чир һәм үлем сагалап тора. Шуңа күрә бу афәтне кисәтү, аңлату эшләре алып бару бик мөһим.
Авыл җирлекләре башлыклары да катнашкан бу утырышта алкоголь продукциясен сату турында да сөйләшенде. Районда кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча бүлекнең баш белгече Лилия Мортазина әйтүенчә, агымдагы елның алты аенда, 2014тәге шул чор белән чагыштырганда, быел районда алкоголь продукциясе сату 5 процентка кимегән. Бер кешегә уртача 4,5 литр спиртлы эчемлек сатылган (Чирмешәндә -6,6, Күтәмәдә, Бәркәтәдә - 6,4 - алар "алдынгылар"). Туймәттә, Югары Кәминкәдә, Түбән Кармалкада, Мордва Афонькәсендә отчетларда әлеге күрсәткеч шактый түбән күренә, әмма аларда халык аек яши башлады дияргә иртәрәк. Кайберәүләр аракыны, гомумән, исерткеч эчемлекләрне, "идән астыннан" гына ала. Ялган, сыйфатсыз аракы эчеп агуланучылар да бихисап, хәтта балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында да.
Читтән, Казахстаннан аракы кертү фактлары бар. Үзебездә дә "сәүдәгәрләр" җитәрлек: юньрәк бәягә исерткеч тәкъдим итүчеләр дистәләгән. Кызганыч, бу төшемле шөгыльгә хирысларның алкоголь продукциясен сатып акча эшләвен исбатлау, "кулларыннан тоту" кыен. Әмма авылларда андыйлар турында беләләр дә, дәшмиләр генә. Мөнәсәбәтләрне бозасылары килми.
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев узган ярты елда полиция хезмәткәрләре легаль булмаган алкоголь әйләнешен кисәтү һәм андый спиртлыларны алу буенча эш барышыннан хәбәрдар итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин алкоголь продукциясен сатучы сәүдә нокталарын читтәге түгел, үзебезнең республикада җитештерелгән продукциягә өстенлек бирергә өндәде, бу өлкәдә контрольнең көчәячәген белдерде.
Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина да бу өлкәдә активрак һәм конкрет эшләргә кирәклеген әйтте.
Билгеле, иң яхшысы - сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше, алкогольдан, наркотиклардан ераграк тору, спорт һәм мәдәниятне якын итү. Әлеге юнәлештә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы конкрет эш алып бара, әлеге темалар газетаның һәр санында диярлек урын таба. Башкарма комитет утырышында бу хакта газетаның баш редакторы Кадыйр Гомәров чыгыш ясады.
Нет комментариев