24 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
"Сөлчә" җәмгыятендә тырмалар да складта гына саклана
Запас частькә ярар әле дип, Яңа Элмәле гаражына алып кайткан иске бер трактор да, Ходай язса, “Сөлчә” җәмгыяте иген кырларын иңләр. Моңа кадәр КамАЗ двигателе белән йөргән бу ХТЗга “яңа йөрәк” – ЯМЗ моторы куялар.
-
Чирмешән районында 33 гаилә балалары бакчага бушлай йөри
Агымдагы ел башыннан өч һәм аннан күбрәк балалы гаилә балалары балалар бакчасына бушлай йөри ала.
-
Әмир авылы тарихы турында китап языла
Гамәли-иҗади бер төркем тарафыннан 2018 елның көзеннән башлап, Әмир авылының тарихына багышланган китап әзерләнә. Аның идеясен Әмирнең чын горурлыгы булган, күп изге эшләре белән дан казанган егетләре – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар да күтәреп чыкты. Рәүф абый Шакировның Әмирнең 200 еллыгында укыган доклады, Рөстәм Нуретдиновның 1973 елда яза башлаган дәфтәре, Рөстәм Талиповның бик әтрафлы язмалары, район газетасында төрле елларда басылган материаллар өйрәнелгән дә инде.
-
Чирмешәндәге үзәк китапханәдә милли йолалар белән таныштылар
Туган тел нәкъ менә гаиләдә саклана. Әгәр гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, бала туган телендә җитәрлек мәгълүмат алмый. Ана баласы белән нинди телдә аралашса, бала өчен шул тел туган тел булып кабул ителә, чөнки ул дөньяга килгәннән башлап әнисенең сөйләгәнен ишетә. Ана сөте, ана тавышы белән, тел сабыйның күңеленә мәңгегә кереп кала. Шуңа күрә мин ана телен, беренче чиратта, гаиләдә саклау мөһим, дип саныйм, ә җәмгыять, белем һәм тәрбия бирү, мәдәни оешмалар аны ныгытырга гына тиеш.
-
Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе зона бәйгесенә барачак
“Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Екатерина Носова “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулады.
-
«Спорт - тормыш нормасы» проекты буенча Татарстанда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Безнең республикада спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.