Әмир авылы тарихы турында китап языла
Гамәли-иҗади бер төркем тарафыннан 2018 елның көзеннән башлап, Әмир авылының тарихына багышланган китап әзерләнә. Аның идеясен Әмирнең чын горурлыгы булган, күп изге эшләре белән дан казанган егетләре – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар да күтәреп чыкты. Рәүф абый Шакировның Әмирнең 200 еллыгында укыган доклады, Рөстәм Нуретдиновның 1973 елда яза башлаган дәфтәре, Рөстәм Талиповның бик әтрафлы язмалары, район газетасында төрле елларда басылган материаллар өйрәнелгән дә инде.
-Эзләнүләр дәвам итә. Икенче ел материаллар туплыйбыз. Чирмешән, Казан, Самара, Уфа, Мәскәү, Пермь архивларында сакланган кызыклы мәгълүматларны барлыйбыз. Әмма архив чыганаклары алар бик «саран» шул. Тарихны тулырак өйрәнү өчен, һичъюгы хакыйкатькә якынаю өчен, аксакалларның, шул җирлектә гомер иткән, яки шунда туып-үсеп бүгенге көндә читләрдә яшәп яткан якташларның шәхси истәлекләре дә әһәмиятле, – ди булачак китап авторы Илдар Кыямов. - Без барлык әмирлеләргә, райондашларга, бигрәк тә Әмир авылына азмы-күпме мөнәсәбәте булган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Авыл кадәр авыл турында ел саен китап чыгарылмый, шунлыктан бу форсатны кулдан ычкындырмасагыз иде, хөрмәтле якташлар! Ата-бабагыз, үзегез турында нинди фикер әйтәсегез килә – безгә җиткерегез. Алар редакцияләнеп китапка кертеләчәк. Элеккеге еллардагы фотосурәтләр, бигрәк тә сугышта һәлак булган һәм аннан исән-сау әйләнеп кайткан Әмир егетләренең рәсемнәре кызыклы. Алар хәзерге техника ярдәмендә бик җайлы күчереп алына, оригиналы исә, һичшиксез, үзегезгә кайтарып биреләчәк. Авыл күренешләре, колхоз тормышы, хуҗалык биналарының (мәчетләр, мәктәп, тегермән, гараж, ферма һ.б.) элгәреге сурәтләре дә кадерле.
Әмир авылының табигате, төрле һөнәр осталары, репрессия корбаннары, имамнары, кызыклы шәхесләре турында, шулай ук әби-бабаларыгызның авыл тарихы турында сөйләгәннәрен, авыл мәзәкләрен ике җөмлә белән генә язып бирергә уйласагыз да, алары да зур сөенеч белән кабул ителәчәк.
Бөек Ватан сугышында ятып калган кайбер солдатларның язмышын ачыклауда да якташларның ярдәменә мохтаҗбыз. Аларның туганнары үлеп-таралып беткән, яисә алар чит-яклардан фронтка алынган, күрәсең. Өлкән буынның китүе үзен нык сиздерә икән шул... Интернетта да, “Хәтер” китабында да исемнәре керми калган шундый солдатларның берничәсен ачыкларга ярдәм итсәгез иде. Бәлки, туганнарын табарга булышырсыз? Менә алар:
Билалов Сөләйман Хөсәен улы (мулла улы); Вәлиуллин Хәниф Гариф улы (һәйкәлгә язылмаган); Галимов Мингали Галим улы (1902 елгы); Гарипов Камил Гариф улы (1914); Гарипов Габдулла Гариф улы (1919); Гарифуллин Фәхрулла Гарифулла ул (1917); Гыйльметдинов Ш.; Закиров Л.З.; Зыятдинов З.З.; Идиятуллин Әхмәт Гыйззәт улы (1925); Исламов Хаммәтҗан Ислам улы (1911); Ихсанов Минхәер; Кәлимуллин Галимҗан Г.; Миңнегулов Миннәхмәт Миндар улы; Рамазанов А.Р.; Сабитов Хатыйп Низами улы; Сарыймов М.; Сәләхов Х.С.; Талипов Г.Т.; Фәсхиев Әхәт Вафа улы (1921); Харисов М.С.; Харисов М.Х.; Шәйхетдинов И.Н.
Илгә Җиңү яулап кайткан каһарманнар арасында да бүген язмышын ачыклавы кыенрак булган әмирлеләр бар. Аларын да күмәк көч белән барласак иде. Ил өчен кан койган, корал тотып сугыш утында йөргән егетләрне истән чыгарырга хакыбыз юк бит. Аларның туганнары булмаса да, бәлки кардәшләре табылып, берничә факт булса да өстәп җибәрерләр:
Билалов Рәҗәп Билал улы; Вәлиев Камил Вәлиулла улы (1924); Габделмәҗитов А.Г.; Гайнетдинов Х.Ш.; Галимов Х.Г.; Гайнуллин Габдрахман Гайнулла улы; Гарипов Габдрахман Гариф улы; Гарипов Г.Г.; Гарипов Шәрип Гариф улы; Гатин М.Б.; Гобәйдуллин Ш.Б.; Гыйззәттуллин Ш.Г.; Закиров Г.З.; Зарипов Н.; Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы; Ихсанов А.М.; Мәссаров Мәхмүт Шәймәрдан улы; Мәссаров Габдрахман; Мингатин Габделхәй Гата улы (Рәүф Шакировның абыйсы); Минхәеров Минәхмәт Гата улы; Мостафин Рәхимҗан Мортаза улы (1920); Ризванов М.Р; Сабиров Х.Ш.; Сабиров Г.С.; Сабитов Фатыйх Низами улы; Хәйретдинов Хәйдәрҗан Хәсәнҗан улы (1926); Шәрифуллин Гомәр Закир улы.
Әгәр сездә китап өчен кызыклы булырдай ниндидер материал, фото, әйтер сүз, факт, тарихи вакыйга, гаилә истәлеге, шәхси хатирә, киңәшләр бар икән, аларны «Безнең Чирмешән» газетасы редакциясенә, Әмирдә китапханәче Гөлшат Әгъләмовага, Казан шәһәрендә исә, ТНВда эшләүче якташыгыз Илдар Кыямовка тапшыра аласыз. Электрон почта, яисә ватсап аша да мөмкин.
Иншалла, килер бер көн, Әмир китабы да дөнья күрер. «Карале, миндә шундый нәрсәләр бар иде бит! Керми калды инде», - дип үкенергә калмасын өчен боларны язуны кирәк таптым. Әйдәгез, җәмәгать, ачыйк альбомнарны, актарыйк сандыкларны, кузгатыйк шәхси архивларны. Тарихны барлар чак җитте.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев